Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эх, эчмәгән булсалар

Юлларны спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль йөртүчеләрдән "арындыру" давам итә. Июль аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре эчкән килеш руль артына утырган 9 кешене тоткарладылар.

Моннан тыш Казаннан килгән юл-патруль хезмәте инспекторлары тагын 2 кешегә беркетмә төзеде. Тоткарланучылар райондашларыбыз гына түгел, билгеле. Мисалга, Лаештан килгән йөртүче Югары Симет юлында машинасы белән дамба астына китә. Соңыннан аның басып та тора алмаслык исерек булганлыгы ачыклана.

Июль аенда мототранспорт белән аек булмаган хәлдә йөрүчеләр дә күбәеп китте. Әйтик, 1 июльдә Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән юлда бер кызны бәрдереп, аңа җиңелчә тән җәрәхәтләре ясаган мотоцикл йөртүченең канында алкоголь табыла. Шулай ук 14 июльдә Төбәк авылында М. да спиртлы эчемлек кулланган хәлдә скутерга утырырга җөрьәт итә. Елыш авылында тагын бер салмыш "Муравей"га утыра. "Кайберәүләр ике тәгәрмәчле транспорт чарасында эчкән килеш йөргән өчен зур штрафлар түләргә туры килмәс, дип уйлый. Бу - зур ялгышлык. Эчеп мотоцикл йөртүче, 30 мең сум штраф түләүдән тыш, судья билгеләгән срок узганчы машина руле артына да утыра алмаячак",- ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ практика буенча өлкән инспекторы Гөлгенә Гаянова.

Ә 1 июльдән бер ел эчендә исерек хәлдә кабат автомобиль белән идарә итүчеләр, гомумән, 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү урыннарына да җибәрелергә мөмкин. Моңа альтернатива буларак 200 меңнән 300 меңгә чаклы штраф яки 480 сәгать мәҗбүри эш каралган. Җәза билгеләү җинаять эше кузгату тәртибендә хәл ителә. Законга үзгәреш кертелергә дә өлгермәде, районда гына түгел, хәтта республикада да әлегә икенче генә очрак буларак, Урта Сабада яшәүчегә карата бер ел эчендә икенче тапкыр эчкән хәлдә руль артына утырганы өчен эш кузгатылды. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү алып барыла. Кагыйдә бозучыга карата күрелгән чара турында алдагы саннарда хәбәр итәрбез.

Ф.Хәмитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X