Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Экстремизмга – Юк!” дибез

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту,

терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник һәм конфессиаль нигездә килеп чыга торган низагларга чик кую, шулай ук террорчылык һәм экстермизм идеологиясе чагылышларына түзеп тормау атмосферасы тудыруга юнәтәлдерелгән җәмәгатьчелек фикере формалаштыру максатында 3 сентябрьдән республикада "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде. Айлыкның Татарстан Президенты Р.Миңнеханов күрсәтмәсе белән расланган чаралар планы эшләнде. Мисалга, 9 сентябрьдә республика мәчетләрендә террорлык актлары корбаннары рухына дога кылу һәм көндезге намаз уку оештырылачак. 2 сентябрьдә әлеге чара храмнарда үтте. Сентябрьнең беренче ункөнлегендә ТР Эчке эчке эшләр министрлыгы һәм вузларның ректорлары советы белән берлектә экстремизмны профилактиклау мәсьәләләре буенча республиканың югары уку йортлары проректорлары белән киңәшмә үткәрү дә планлаштырылган. ТР Мәдәният министрлыгы республика балалар китапханәсендә "Беслан корбаннары истәлеге" китап күргәзмәсе оештыру өчен җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терроризм