Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Елына күрә әйбәт, моның кадәр булгач шөкер итәргә генә кирәк"

Бу көннәрдә кайсы авыл яки хуҗалыкка гына барып чыксаң да, халык терлек азыгы әзерләү мәшәкате белән яши. Кышка азык туплауның иң кызган чагы хәзер.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда бүгенгә 8785 гектардагы күпьеллыкларның 80 проценты (ә бу - 6998 гектар) чабылган, 3551 гектар мәйданнан 2810 тонна печән әзерләнгән. Бу эш барлык хуҗалыкларда да дәвам итә. Мисал өчен, 17 июньгә, иң күп печәнне "Шытсу" җәмгыяте (482 тонна) әзерләгән. Шулай ук, "Туган як" җәмгыяте (310 тонна), "Мичән" филиалы (257), "Сатыш" (209), "Явлаштау" (189), "Юлбат" хуҗалыгының Килдебәк бригадасында да (164 тонна) эш әйбәт бара. Эш темпы югары дәрәҗәдә оештырылган хуҗалыкларда бер үк вакытта печән дә, сенаж да салырга өлгерәләр. Бүгенге көнгә 9582 тонна сенаж салынган, аның 1656 тоннасы төргәкләнгән. Бу күрсәткеч "Алтын Саба-М" җәмгыятендә - 1595, "Килдебәк" бүлекчәсендә - 1500, "Курсабаш"та - 1336, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында - 1209, "Олыяз"да - 710, "Симет"тә - 750, "Урта Саба"да - 867 тонна.

"Килдебәк" бүлекчәсендә терлек азыгы культураларына киң мәйдан бирелгән. Хуҗалыкның 1308 баш мөгезле эре терлеге бар. Алардан тиешле продукция алу өчен һәр баш шартлы терлеккә уртача 20-25 центнер азык берәмлеге тупларга кирәк.

- Моның өчен 11 мең тонна сенаж, 5 мең тонна силос салу, 500 тонна печән әзерләү күздә тотыла,- ди бүлекчәнең зоотехнигы Радик Минһаҗиев.

Күпьеллыклар - 800, кукуруз - 300, азык катнашмасы - 450 гектарда үстерелә биредә. Хуҗалык агрономы Хәлим Касыймов әйтүенчә, күпьеллыкларның беренче чабылышыннан люцерна, тимофеевка үләннәрен катнаштырып 1500 тонна сенаж салынган. Эш бүген дә дәвам итә. "Ягуар" комбайннарында сенаж массасына махсус закваска кушыла. 390 литр суга 10 литр закваска кушып ясалган бу сыекча азыкның сыйфатын яхшырту максатыннан үзен аклап килә.

Печәннең маллар яратып ашый торган, бөтен витаминны үзенә җыйган азык булуын терлек асраган һәркем яхшы аңлый. Терлек азыгы муллыгына тансыклаган яңгырлар гына бераз киртә булса да өметне өзмибез әле, күңел һаман яңгыр көтә. Ә печән, сенажның кадере гыйнвар аенда тагын да арта төшә. Кышкы салкында печән төргәген сүткәч тә хуш исе бер сөендерсә, яхшы сыйфатлы печән сөт күләмендә дә үзен сиздерә. Бүгенге көнгә 251 гектар мәйданнан 160 тонна печән әзерләгәннәр инде. Печәннең уңышы гектарына 24-25 процент.

"Килдебәк"тә траншеяга сенаж салуга 14 июньдә чыктылар. Без барганда кыр эшчәннәре 60 гектарлы люцерна басуында иде. Фәрит Шәрипов һәм Зөфәр Мәҗитовның "Ягуар" комбайннары теземнәрдәге массаны туратып "КамАЗ" машиналарына төяп тора. "Саба" җәмгыяте шоферлары - Рафик Фәттәхов, Илсур Миңнуллин, Альберт Агелов, Рамил Маннанов, Марат Сабиров, Рөстәм Мөбарәкҗанов басудан ташыган яшел массаны "К-700" тракторында Илсур Вәлиев һәм "Джон-Дир"да Рәкыйп Алтынбаев таптатып торалар. Бу як басуда инде эш төгәлләнгән, механизаторлар хәзер икенче урында.

- Киров якларыннан ташыган еллар да булды бит, елына күрә әйбәт, моның кадәр булгач шөкер итәргә генә кирәк, - ди озак еллар кырда хезмәт куйган, төрле елларны күргән механизатор Зөфәр Мәҗитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев