Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эпидемия көчәя

Яңа елның икенче атнасыннан республиканың барлык районнарында кискен вируслы йогышлы авырулар эпидемия "бусагасын" узып киткән.

Районыбызда елның беренче атнасында 66 кешегә ОРВИ һәм грипп диагнозы куелган. Ә икенче атнада ике авыруның дуңгыз гриппы белән чирләве лаборатор расланган. Әле табибка күренмичә, бөтен өй эчләре белән чирләүче гаиләләр дә күп. Салкын тию хроник авырулары булган өлкәннәргә аеруча куркыныч, төрле өзлегүләр булырга мөмкин. Быелгы ОРВИ пневмониягә китерүе белән хәтәр диләр табиблар. Авырып китүчеләргә табибны өйгә чакыртырга кирәк. Табиблар кизү вакытында кеше күп йөри торган урыннарга бармаска, шәхси гигиенаны үтәргә, иммун системасын ныгытучы препаратлар кулланырга, витаминнарга бай ризыклар, суган-сарымсак ашарга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп вирусы