Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш рәтен белүчеләр [+фото]

Гайнетдиновлар, Ягъфәров­лар, Бәшировлар, Та­­липов­лар, Якуповлар... Әлеге фамилияләр районы­быз энергетиклары династиясенең берничә сәхифәне генә ача әле.

Саный китсәң, әлеге тармакта әтиле-уллы, абыйлы-энеле, ирле-хатынлы эшләүчеләр тагын да күбрәк.

Электр челтәрендә озак еллар мастер булып эшләгән Револь Гайнетдинов эстафетаны уллары Рөстәм белән Ренатка тапшырган. Ренат 6 ел эшләсә, Рөстәм инде 2001 елдан бирле мастерлык итә. "Әтинең ирләр генә башкарган хезмәтен күреп, шушы юлдан киттек инде. Куркыныч эш дип әйтмәдеме, дисезме? Юк, әйтмәде. Белеп эшләсәң, хәтәрлеге юк аның",- ди Рөстәм.

Эш рәтен чын мәгънәсендә белүчеләр тупланган оешмалар, чыннан да уңышка ирешә. Электр челтәрендә дә, мастер Р.Гайнетдинов әйткәнчә, әнә шулай "белеп эшләүче" тәҗрибәле коллектив формалашкан. Улларның әтиләренә алмашка килүе һөнәри осталыкка фәкать уңай йогынты ясый. Әйтик, монтер Илсур Бәширов слесарь улы Илшатка энергетика хезмәтенең үзе генә белгән серләрен ача. Энергетика университетында белем алган Илнур исә гомере буе электр челтәрендә эшләүче әнисе Нәфисә Мәүлетова эстафетасын дәвам итүне сайлаган. Электр челтәре коллективы уңышлы эшли һәм моның нигезендә оешмада таләпчән җитәкче булуы һәм бердәм коллектив туплый алуы ята. Илгиз Талиповның җитәкчелек дилбегәсен үз кулына алганына инде 16 ел булган. Бу чорда коллективта тәртип, татулык урнаша. Эш шартлары хезмәткә мөнәсәбәтне үзгәртә. Сыйфат яхшыра, эш күләмнәре арта.

-Мисал өчен, быел капиталь төзелеш һәм яңа электр кулланучыларны челтәргә технологик тоташтыру буенча 67 объектта 57468 мең сумлык эшләнде,- ди Илгиз Ислам улы.- Хәзер кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшырту максатында Елыш, Югары Шытсу, Югары Симет, Юлбат авылларында трансформатор пунктлары (КТП) яңага алыштырыла, 10 киловольтлы линияләр реконструкцияләнә. Иске Ик­шермә, Иләбәр ярдәмче станцияләрендә капиталь ремонт алып барылды. Аларны яңадан киртәләп алдык, трансфор­матор пунк­тыннан май агып чыккан очракта җыела торган махсус кабул иткечләрне ремонтладык. Бу исә табигатьне пычратуга юл куелмый дигән сүз. Быел безне экология буенча Мәскәүдән килеп тә тикшерделәр. Күрелгән чаралар уңай бәяләнеп, Алабуга электр челтәренә караган 8 район арасында 1нче урынны алдык. Шулай ук хезмәтне саклау буенча конкурста да 3нче урынга чыктык. Бүлү челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы бригадаларны билгеләү ярышларында да призлы урыннар яулыйбыз. Оешманың әзерлекле кадрлар белән тәэмин ителгәнлеге эш күрсәткеч­ләрен яхшыртырга зур этәргеч, район икъти­садының мөһим тармагы буларак бездә башкача була да алмый.

Челтәрдә спортка да игътибар зур. Без булган көнне дә Илсур Широв, Илнур Тучков, Дамир Гатауллин, Рөстәм Сәйфуллин Алабугага йөзү ярышларына киткәннәр иде. Волейбол, футбол командалары да район күләмендә уңышлы чыгыш ясый. "Саулыгы проблемалы монтер багана башына менә алмый. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвешенә игътибар зур",- ди Илгиз Талипов.

Энергетика тармагында техник алга китешне кулланучылар көндәлек тормышта күрә. Җилдә утлар сүнүне инде ерак авылларда да онытып баралар. Дөрес, быел ноябрь уртасындагы юан-юан каеннарны да сындырган, электр чыбыкларын өзгән бозлы яңгырлар энергетикларны нык сынады. "Табигать стихиясе нәтиҗәләрен район хакимияте булышлыгы, күршеләр ярдәме белән тиз арада бетерүгә ирештек. Ә токны планлы өзү вакытында кулланучыларга бераз сабырлык телибез",- ди җитәкче.

Шунысы факт: районда электрдан файдалану арта һәм бу хакта быел гына да челтәргә яңа тоташтыруларга 300дән артык заявка бирелүе ачык сөйли. Күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә барлыкка килгән урамнарда электр линияләре сузыла. Мәдәният елы кысаларында төзелгән клубларга, шулай ук модульле ФАПларга, полициянең участок вәкаләтлеләре, ветеринарлар өчен салынган йортларга ут кертелә.

Ирешелгәннәрдә 65 кешене бер­ләш­тергән коллективның уртак өлеше бар. Мастерлар Марсель Фатыйхов, Фәүҗәт Ганиев, Рөстәм Гайнетдинов, монтерлар Ренат Гайнетдинов, Рөстәм Ибраһимов, Рөстәм Сәйфуллин, инженерлар Нияз Фатыйхов, Рафаэль Латыйпов, Илнур Талипов, кранчы Габделхәй Ягъфәров, тракторчы Нурулла Галиәкбәров, шофер Айрат Мусин һәм башкалар үз хезмәтләренең осталары.

- Коллективны, тармак ве­те­раннарын һөнәри бәй­рәмнәре, шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, барысына да саулык-сәламәтлек, эш­тә­ге­ләргә авыр һәм җаваплы вазифаларын хә­веф-хәтәрсез уңышлы башкаруны, шәхси һәм гаилә бәхете телим,- ди Илгиз Талипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев