Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшсезлектән чара бар [+фоторепортаж]

Вакансияләр ярминкәсенең чираттагысы Саба аграр көллиятендә үткәрелде. Бу аңлашыла да, көллият авыл өчен яхшы кадрлар әзерли бит. Ә эшсезләрне эшле итүнең бер юнәлеше- аларны яңа белгечлеккә өйрәтү.

Көллият директоры урынбасары Рәмис Якупов ярминкәгә килү­челәргә транспорт йөртү өчен 6 ай укып -"В", 6 айда "С" категорияле таныклыклар, 5 айда эретеп ябыштыручы һәм повар һөнәрләре алып булу мөмкинлеге турында сөйләде. Уку түләүсез, килешүләр төзелгән. "Киләсе елга тагын берничә белгечлеккә өйрәтү мөмкинлеге булачак",- диде Р.Якупов. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Данис Габдерахманов та: "Без учетта торучыларны читкә җибәрмичә, өйләреннән килеп-китеп йөреп кенә укыту ягында",- дип шушы фикерне куәтләде.
Казанга барып яңа белгечлек үзләштерү мөмкинлеге булганнарга "Кузница кадров" дәүләти булмаган белем бирү учреждениесе директоры урынбасары Марат Хәкимов чыгышы кызыктыргыч тоелды. Дәүләт исәбеннән яңа һөнәргә өйрәнәсең дә, авылыңа кайтасың, йә Казанда эшкә каласың. Комбинатта укып, Себергә китеп баручылар да бар икән. "Йөздән артык һө­нәргә өйрәтәбез. Күбесе төзелеш өлкәсендә. Килегез, язылыгыз",- диде М.Хәкимов.

Ярминкәдә катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов эшле булуның үз шөгылеңне табу юлын тәкъдим итте. Әйтик, Олы Кибәче авыл җирлегендә икесе дә пенсия яшенә җиткәндә эшсез калган ир белән хатын сыерлар алып, сөтен сатып тормыш итә башлаган. Җиңел түгел, билгеле. Әмма бер сыердан елга 100 мең сумлык сөт сата алганда, 6 сыерга 600 мең була, шуның 100 меңе терлек азыгына китсә, гаиләгә 500 мең сум акча керә дигән сүз. Кызыксынучылар бар, инде быел гына да 10нан артык кеше гаилә фермасы төзү планы белән Илнур Илдус улы янында булган. Җитәкче урынбасары сә­нәгать паркын киңәйтү чаралары күрелүе турында да сөйләде. Районда 3 гектарлы чәчәк теплицасы корырга җыенучы табылуын да әйтте. Барып чыкса, кемнәргәдер эш урыннары булачак ягъни.
Шул ук вакытта булган вакантлы урыннар да буш.

Ни кызганыч, ярминкәдә әле былтыр гына "Машина-технология станциясе" акционерлык җәмгыяте, Иләбәрдәге тимер-бетон эшләнмәләр заводы эшчеләре булган таныш ир-егетләр дә байтак күренде. Менә дигән шоферлар һәм башка алтын куллы кешеләр эшсез статусы алырга мәҗбүр булган. Пенсиягә санаулы еллары гына калганнар моны аеруча авыр кичерә, билгеле.

Шулай да хезмәт базарында эш бирүчеләр - эшче, эшсез калганнар эш таба алмавы белән бәйле вәзгыять булып тора. Әнә Миңгәрдәге теплица хуҗалары эшкә кешеләр сорап халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килгәннәр.
Әмма бу хәбәргә артык исе киткән кеше күренмәде. Шулай ук ярминкәдә эш тәкъдим иткән оешма-предприятие вәкилләренә дә үзләренең адресларын калдыручылар аз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев