Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фаҗига: юл-транспорт һәлакәтендә 1986 елгы машина шоферы һәлак булган

Кичә сәгать 3:30да Казан - Оренбург машина юлының Чистай районы турысындагы 152нче километрында "Лада Гранта" автомобилен йөртүче 1986 елда туган гражданин, "Узып китү тыелган" дигән юл билгесе торуына карамастан, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне арттыра һәм каршы як полосага чыгып, 1970нче елгы автомобиль йөртүче утырган "Валдай" автомобиленә килеп бәрелә....

Кичә сәгать 3:30да Казан - Оренбург машина юлының Чистай районы турысындагы 152нче километрында "Лада Гранта" автомобилен йөртүче 1986 елда туган гражданин, "Узып китү тыелган" дигән юл билгесе торуына карамастан, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне арттыра һәм каршы як полосага чыгып, 1970нче елгы автомобиль йөртүче утырган "Валдай" автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, "Лада Гранта" машинасын йөртүче имгәнеп, җәрәхәтләнеп, шушы урында һәлак була, ә "Валдай" йөртүчесен төрле травмалар белән республиканың үзәк хастаханәсенә салалар.

Бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак: Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X