Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фәрит Мөхәммәтшин хатын-кыз ветераннарны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлады

3 март көнне Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 8 март уңаеннан Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветеран хатын-кызлар белән очрашып, аларга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 70 ел" дип аталган медальләр тапшырды.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе белән очрашуга Казан һәм якын-тирә районнарда гомер итүче ветераннар гына җыелган иде. Бу аңлашыла да, "юл газабы - гүр газабы" дигәндәй, инде 80-90 яшьтән узган әбиләр өчен 50-60 километр араны узу гына да шактый зур кыенлыклар тудырырга мөмкин бит. Очрашуга безнең якташыбыз, Саба районы Тимершык авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, Гомәрова Гөлҗиһан Зиннәт кызы да чакырылды.

Гомәрова Гөлҗиһан Зиннәт кызы 1432 елның 14 мартында Саба районы Миңгәр авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәптә белем алганнан соң, ул сыер савучы булып эшли башлый. 1961 елның май аенда кияүгә чыга. 1962 елда аларның гаиләсе Иркутск ягына күченеп китә. Анда ааырның балалары, кыз белән малай дөньяга килә. 1964 елда, гаилә сәбәпләре буенча, кире туган якларына кайтып, лааеклы ялга чыкканчы, фермада эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев