Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәйрия акциясе уздыра [+фото]

Коткаручылар көне һәм юбилей даталары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе күп балалы, аз тәэмин ителгән, өлкәннәр, инвалидлар, озакка сузылган авырулардан интегүче кешеләр яшәгән гаиләләргә беренчел янгын сүндерү, автоном рәвештә эшләүче кисәтү җайланмалары тапшыру буенча хәйрия акциясе уздыра.

Ут белән бәйле бәхетсезлек очракларында еш кына шушы категориягә кергән кешеләр зыян күрә. Мисалга, быел 9 айда респуб­ликада булган янгыннарда 139 кеше үлгән. Шуларның 16сы олы яшьтәгеләр, авырдан йөрүчеләр булган. Шу­­шы вәзгыятьне күздә тотып, республикада соци­аль яктан кыен хәлдәге гаиләләрне ут чыгуын алдан кисәтә торган җайланмалар, утсүндер­гечләр белән тәэмин итүдә уңай тәҗрибә тупланып килә. Безнең районда да шушы көннәрдә әлеге җайланмаларга күп балалы һәм аз тәэмин ителгән ике гаилә ия булды. Иң элек Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән Олы Кибәче авылында күпфатирлы гомуми йортта яшәүче Корякиннарга барды. Бу гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Ундүрт яшьлек Әдилә Икшермәдәге социаль приютта укый. Александрга - ике, ә Дениска әле бер генә яшь. Алар әнисе янында, фатирда. Кечкенә балалар белән кысан кухняда, бүлмәдә төр­ле хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Роза Корякина ут сүндер­гечне, автоном сигнал бирү приборын шатланып кабул итте. Сакланганны Ходай сак­лар, диләр бит. Айнур Галимуллин хуҗабикәгә әлеге приборларны куллану тәртибен аңлатты. Төнлә белән фатирда аз гына төтен саркыса да, кеше тиз генә йокысыннан уяна алмый, киресенчә, тирән йокыга тала. Ә менә әлеге җайланма исә гомерне саклап калырга ярдәм итә, төтен чыгуга ук тавыш бирә башлый. Аның сигналын хәтта якын-тирәдә яшәүчеләр дә ишетә ала.
- Матди яктан аз тәэмин ителгән, күп балалы гаи­ләләрне шулай аеруча конт­рольдә тотарга тырышабыз. Әмма иминлекне булдыру кешенең үзеннән дә тора. Көннәр салкынайту белән янгыннарның саны да бермә-бер арта. Шуның өчен һәркем үз милкенә һәм тормышына карата игътибарлы булсын иде,- ди А.Галимуллин.


Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев