Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гаилә аналар белән көчле [+фото]

Районыбызда яшьләргә үрнәк булырлык эшсөяр аналар бик күп. Бигрәк тә авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында төп эшче көчләр - хатын-кызлар. Аларның күбесе әниләр.

Аналарга гына хас кайгыртучанлык, кадерләү, ярату хисләре гаиләдә генә түгел, хезмәтләрендә дә ярдәм итә аларның.

"Туган як" җәмгыяте терлекчесе Фәйрүзә Тимергалиева да көн саен малкайлары янына ашыга. Бүген дә таң атканчы ук йокысыннан уянып, йорттагы дүрт сыерны савып, эшен төгәлләгәч, иртәнге биштә фермага китте. Анда да сабый бала кебек багасы кечкенә бозаулар, сыерлар көтеп тора. Сөтле сыерның язмышы бозау вакыттан ук башлана, дигән хакыйкать белән килешә Фәйрүзә. Тудыру бүлегендәге сыерлар һәм бозаулар хезмәттәше Рәмзия Зәйнетдинова белән аның җаваплылыгында. Малкайларның тук­лыгы, саулыгы да алар кулында.

-Бозауларга яңа торак төзеделәр, җитәкчеләргә рәхмәт. Хәзер урыннары җылы, уңайлы, - дип сөенеп куя ул. - Элек ун көнгә кадәр әнисе янында тотып, икенче торакка күчерә идек. Яңа торакта башкачарак, бозаулар монда бер айга кадәр яшиләр, көнгә өч тапкыр сөт эчертәбез, - ди.

Терлекчелектә эшләүче аналар әнә шулай балалары язмышына гына түгел, мал-туар өчен дә борчылып яши. Шундый чакларда да ярый әле гаиләбез имин, әби-бабай, ирем Айдар бар, дип сөенә Фәйрүзә.

Кукмара районы Нырты авылыннан Кече Шыңарга килен булып төшкәненә дә 23 ел вакыт узган. Ул чакта үз авылларына кунакка кайтып йөргән кызны тырыш механизатор егет үзенә яр иткән. Бер-бер артлы - Айнур, Фәннур, Айсылу һәм Зиннур туган.

-Үзем бер генә малай үстердем. Бәхеткә киленем минем өчен дә дүрт бала алып кайтты, - дип сөенә әби кеше Сәвия апа.

Айдар - хуҗалыкның тырыш механизаторы. Урак вакытында комбайнда, кышын терлекчелеккә төнге каравылга килә. Авылдагы хезмәтнең авыр, әмма бәрәкәтле икәнен аңлаган ике улы да авылда калган. Алар да әтиләре белән комбайнда, хуҗалыкта төрле хезмәт башкаралар. Ямхулла бабай да гаиләсенең иминлегенә шөкер итә. Абзар тутырык мал-туар, кош-корт. Җәен ишегалды тавык-чебеш белән тула. Көз җиткәч, Сәвия апа таныш-белешләргә каз өмәсенә йөри, кулыннан бәйләү энәсе төшми. Кышын күрше-тирәләр белән бергәләп кардан сыннар ясап, урамда чыршы бизәп, күңелле итеп яши беләләр. Йорттагы өлкән әни спортны да бик ярата икән. "Йөгерәм, чаңгы да шуам, йөзәргә дә бик яратам. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин спорт­ны яратырга өйрәтеп китте безне", - ди ул. Гаиләдәгеләрнең татулыгын күреп үсүче балалар да актив.

Айнур һәм Фәннурның туган елларында бер генә ел аерма. Туган җанлылык кече яшьтән күңелгә сеңеп үскәндер, мәктәпкә дә бер сыйныфка укырга керәләр. Бергәләп мәктәп тәмамлап, армиягә дә бер-бер артлы китәләр. Хәрби бурычларын Мәскәү янында үтәп кайта ике егет. Үз яныңнан чыгарып җибәрү кыен булса да, үстергән улларың ил-көн алдында хәрби бурычын үтәп кайту гаиләдәгеләр өчен зур горурлык. Ана өчен бигрәк тә:

-Балаларыма, Аллага шөкер, бер начар сүз дә ишеткәнем юк үзләре турында. Моннан соң да шулай булсын, - дип сөенә Фәйрүзә.

Бу егетләр көрәш мәйданнарында да көчләрен күрсәтә алган батырлар. Күптән түгел газетабызның 85 еллыгына узган көрәштә дә Фәннур Тимергалиев 60 килограммлы көрәшчеләр арасында өченче урынга чыккан. Сабантуйлардан бик күп бүләкләр җыеп кайталар.

-Балаларның көрәшеп йөрүләре куркыта да, горурландыра да инде, - ди Фәйрүзә.

"Әле Айсылу кызыбыз да билбау көрәше белән шөгыльләнеп алды", - дип оныкларының бер кочак ме­дальләрен күрсәтә Сәвия апа горурланып.

Биш яшьлек төпчек малай - Зиннур балалар бакчасында.

- Әниләр көненә әзерләнәләр. Анда эшләүчеләр дә балаларның икенче әниләре бит. Бакча мөдиреннән башлап, һәркайсысы балаларыбызны бик ярата, - ди Фәйрүзә.

Менә шулай аналар балаларының ничә яшьтә булса да, аларга карата башкаларның хөрмәтенә куанып, игелекләре өчен сөенеп яши. Һәр анага да балаларының бәхетләренә куанып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев