Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлсинә Галимуллинаның китап сөюче дуслары белән очрашу [фоторепортаж]

Журналист, күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина китап сөюче дуслары белән очрашуларга еш йөри. Шундый җылы рухтагы күрешүләр соңгы көннәрдә Тукай һәм Арча районнарында, Бөгелмә һәм Буа шәһәрләрендә узды.

Кыска гына вакыт эчендә республиканың күп кенә китапханәләрендә булырга өлгерде. Узган атнада Казанның 71нче мәктәбендә мәгърифәтче Мөхлиса Буби исемендәге конференциядә катнашты. Китаплары буенча мөхәррир Гөлсинә Шәфиева мастер-класс уздырган. Китаплар авторына Мәгариф һәм фән министрының грамотасы тапшырылган. Шулай ук, башкалабыздагы Милли китапханәнең вакытлы матбугат бүлегендә дә Гөлсинә ханымның китапларын укучылар белән конференция үтте. "Китапханәчеләр җитди әзерләнгән. 35 еллык иҗади эшчәнлегемә тирән анализ ясап, газета-журналларда басылган язмалардан бай күргәзмә дә оештырганнар", - ди автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев