Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гомер агышлары

Ул кечкенәдән хезмәтне, тормышны яратып, Галим­җан Ибраһимов язганча, түбәннән, тормышның тө­беннән күтәрелеп, Саба үзәк хастаханәсе җи­тәк­челегенең һәм район­дашларының ихтирамын яулаган хәлдә, бүген дә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләп килә. Сүзем район үзәк хастаханәсенең тәҗ­рибәле күз табибы Зимфира Госман кызы Гарипова турында.

  1957 елның 17 ноябрендә үзенең гүзәл   табигате, уңдырышлы кырлары, ярсып аккан сулары белән җырларда җырлана торган, затлы, зыялы шәхесләр тәрбияләп  чыгарган бик борынгы, данлыклы мәдрәсәсе булган Сатыш авылында туып үсә. Кечкенәдән табиб булырга хыяллана һәм теләген тормышка  ашыру өчен сигезенче сыйныфтан соң медицина  училищесына укырга керә. Диплом алгач, ике ел үз авылларында шәфкать туташы булып эшли.  Аннары күбрәк укыйсы, беләсе, күбрәккә ирешәсе килү  нияте белән Казан дәүләт медицина университетының ишеген шакый. Белеме дә, тәҗ­рибәсе дә җитәрлек кызны шул ук елны укырга алалар. Ниһаять, студент еллары артта кала. Яшь, чибәр, сөйкемле кызны район үзәк хастаханәсенә эшкә билгелиләр.   Яшь кыз бөтен барлыгын биреп  тырыша,  кешеләргә сәламәтлек бүләк  итүдән  тәм табып яши.

  Һәркем гомере буе Ходаем, күз яктыларыннан   аермасаң иде, дип тели. Шуны аңлаган хәлдә,   Зимфира Госман кызы  үзенең пациентларын  һәрчак ачык йөз белән каршы алып, зур игътибар белән тикшерә, вакытында дөрес диагноз куеп дәвасын билгели, аның йомшак сүзе генә дә үзе зур дәва кебек тоела.

  Билгеле, хезмәт юлында төрле чаклар булгандыр, лә­кин ул зарланырга яратмый, тормышның бары яхшы якларын гына күрә. Эш барышында баш табиб Марат Йосыповның ныклы ярдәмен тоеп эшләүләре, бары тик заманча аппаратлар белән эш итүләре турында рухланып сөйли.

   Кеше гомерен яшәгән еллар саны буенча гына билгеләп булмыйдыр, ә аны нәтиҗәле итеп, хезмәт эчендә  кайнап  үткәрү – иң зур бәхеттер. Зимфира Госман кызының да 1986 елдан гел бер урында – күз табибы булып башкарган хезмәте эзсез узмаган. Хезмәт юлында аңа бирелгән дистәләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, шулар өстенә дә­валанучыларның ихлас рәхмәте – аның хезмәтенә олы бәя. 2013 елда «Атказанган табиб» дигән  мактаулы исемгә лаек була. Бөтен гомерен  яраткан хез­мәтенә багышлаган  Зимфира әти-әнисен тәрбияләп, аларның хәер-догасын алып, хөрмәтләп соңгы юлга озата. Зимфира Госман кызының яраткан шөгыльләренең тагын берсе – ул күп төрле чәчәкләр үстерә, аларны яратып, бөтен күңелен биреп тәрбияли. 

 Гомер елгасы ага да ага. Зимфира Гарипованың да гомер елгасы  мул сулы булып,  киләчәктә дә кү­ңелендәге башкаларга карата булган мәрхәмәт уты сүнмичә озак сакланса иде!

Тәнзилә Шәрәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев