Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гомер көзе куркытамы? [сораштыру]

Мәгълүм булганча, 1 октябрьдән өлкәннәр ункөнлеге старт ала. Аның барышында пенсионерларга кулдан килгәнчә ярдәм, кайгыртучанлык күрсәтергә тырышачаклар.

Күп кенә өлкән яшьтәгеләрнең пенсиясе дә зур түгел, гомер буе эшләгән предприятиеләрдә дә ветераннарны гел искә алмыйлар, кайчак балалар һәм оныклардан да һәрвакыт ярдәм өмет итәм димә... Шуңа күрә килер картлык сагайтып та куя. Ә сезне гомер көзе куркытамы, олы яшьтәге якыннарыгызның хәлен беләсезме? Шушы сорауны газета укучыларыбызга бирдек.

Гөлназ Шәйхетдинова, Эзмә медпункты мөдире:

-Күңелең яхшылыкта булса, картлык куркытмаска тиеш дип саныйм. Мин гомер көзен тыныч кабул итәчәкмен, ниндидер күңел төшенкелегенә бирелергә җыенмыйм. Медпунктка күбрәк өлкән яшьтәгеләр килә, барысында да яшәү өмете. Менә шулар да миңа көч бирәдер инде. Өлкәннәребезгә килгәндә, 17 ел инде әтием вафатыннан соң Мичәнбаштан безгә күченеп килгән 87 яшьлек әниемне тәрбиялибез. Ул үз гомерендә 60 тапкырдан артык кан биреп, Атказанган донор исеме алды. Йортыбызда иң хөрмәтле кеше, аңа Өлкәннәр көнендә барыбыз да иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Нуршат Вафина, Тимершык авыл җирлеге башлыгы:

-Картлыгымны тыныч күңел белән каршылармын дип уйлыйм. Тимершыкка күп балалы йортка 19 яшемнән килен булып төштем. Матур яшәдек, 22 ел олы кешене тәрбияләдем. Хәзер мин бу йортта төп әби кеше, Сабантуйларында 40-50 кешегә сый-хөрмәт күрсәтәм. Картлыгымда үземә дә шундый миһербанлы караш булыр дип ышанып яшим. Аллага шөкер, лаеклы ялымда авыл кешеләре белән капка төпләренә чыгып, ихластан рәхәтләнеп сөйләшә, гәп кора алачакмын. Чөнки берсенә дә начарлык эшләмәдем, авылда тәртип булсынга тырыштым, хезмәт вазифамны үтәдем. Мин озак еллар, кем әйтмешли, хөкүмәт хатыны булдым, кая кушылса, йорт мәшәкатьләрен ташлап, шунда чыгып чаптым. Олыгайган көнемдә инде ир хатыны булып, балалар игелегендә матур гомер итәргә язсын.

Ринат Рамазанов, Лесхоз агач эшкәртү комбинаты үзтөягеч йөртүчесе:

-Миңа әле бу хакта уйларга иртәрәк. Тормышның кайнаган чагы. Картлык еракта дип саныйм. Исән кешегә иртәме-соңмы килә ул һәм монда төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Кеше гомер буе буе нидәндер ризасызлык белдереп йөри икән, аңа картлык та шатлык түгел. Мин үземә быел алтын туйларын билгеләп үткән әти-әниемне үрнәк итәм. Биш бала үстергәннәр. Әтием Галиханның хезмәт стажы - 45, әнием Шәмсебаянныкы 36 ел. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Инде оныкларының балалары бар. Эстрада яратучыларга "Килешик әле, бабай" җыры белән таныш улым Ризат Рамазанов ялга Шекшегә кайтып, әби-бабасының хәлен белергә ниятли. Без дә әти-әнигә бүләкләрне әзерләдек.

Гөлнара Макашина, Икшермә кадет мәктәбе-интернаты шәфкать туташы:

- Гел шау-гөр килеп торган укучылар арасында булгач, күңел гел яшәрә генә бара икән. Миңа әле картлык турында уйларга болай да ерак. Ул хакта башка да китергән юк. Аннан соң йөрәгең картаймаса, 18дә калса, картлык куркыныч түгелдер ул. Миңгәрдә яшәүче әниемә карыйм да, шулай уйлыйм. Әтием Нәсим белән гаилә корып бергә гомер итә башлауларына быел 50 ел тулды. Аларга карап күңел рәхәтләнә, пар канатлары сынмасын да, туган нигезебезгә "нихәл әти", "нихәл әни" дип шатланып кайтып йөрергә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X