Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гомер уртасына җиткәч

Югары Шытсу мәдәният йортында 50 яше тулганнарның юбилейларын үткәрү күркәм традициягә әйләнгән.

Бик күп еллар элек башланган бу чарада ел дәвамында 50 яше тулачак хезмәт ияләрен гыйнвар аенда авылдашлары алдында тәбрикләү оештырыла. Авылда калып гаилә корган, хезмәтләре, яшәү рәвешләре белән җәмгыятькә файда китереп, гомер уртасына җиткән юбилярларны шушы рәвешле хөрмәтләү киләчәк буын - яшьләр өчен дә үрнәк. 12 гыйнвар көнне дә җиде хезмәт кешесе сәхнә түренә чакырылды. Бәйрәм кичәсенә туган көн ияләре, аларның туганнары гына түгел, авыл халкы да бердәм булып әзерләнә. Бу үзе үк авылның дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Шытсу

2
X