Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ГРАЖДАНЛЫК ПАТРУЛЕ

Июнь аеннан Татарстанда "Гражданлык патруле" дигән киң колачлы акция башланып китте.

Акцияне оештыручылар фикеренчә, бу юллардагы тәртипсезлеккә чик куярга тиеш. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар һәм хулиганнарны фотога яисә видеога төшереп, әлеге язмаларны ЮХИДИгә җибәрергә тәкъдим итәләр. Юлда тәртип бозу очрагына тап булган шаһит материалны ЮХИДИгә ике төрле юл белән тапшыра ала. Аның беренчесе: Федерация сайтыннан (far-kzn.ru) махсус бланк алып, анда дата, вакыт һәм урынны күрсәтеп, гаризага фото яисә видеоны өстәп (автомобильнең номеры һәм тәртип бозу очрагы яхшы күренергә тиеш), материалларны ЮХИДИгә җибәрү. Ләкин күпләр болай эшләмәс кебек, чөнки мондый очракта үзең турында да мәгълүмат бирергә туры киләчәк. Ә менә икенче юл җиңелрәк: материалны Россия Автомобильчеләр федерациясенә (www.autofed.ru)җибәрергә була, ә андагылар үзләре ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев