Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХАЛЫК КЛУБЛАР КӨТӘ

22 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда заказчы һәм подрядчыларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә авыл клублары төзелеше буенча 16 объектта төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган, башкарма комитетлар объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән.

Әмма 2 атнада авыл клублары төзелешендә кайбер районнарда алга китеш аз булган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында торак тапшыру буенча узган видеокиңәшмәдә белдерелде. ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин сүзләренә караганда, бу 2 атнада билгеле уңай алга китеш бар, шулай да кайбер районнарда үзгәреш сизелми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Әйдәгез, бер-беребезне аңлап яхшырак эшлик, кешеләр авыл клублары әзер булуын көтә һәм иң мөһиме башкарылган эшләрнең сыйфатлы булуы", - дип билгеләп үтте һәм эшләрне тиешле срокта тәмамлау кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев