Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Халык контроле” эштә

"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән булдырылган "Халык контроле" проекты үз урынын тиз тапты.

2012 елның июненнән алып, ягъни 4 елда безнең районнан әлеге системада 46 мөрәҗәгать теркәлгән. Райондашларыбыз күтәргән проблемаларның 34е уңай хәл ителде, тагын 8е гамәлгә ашыру өчен планлаштырылды. Бары икесе генә нигезле кире кагылды. Соңгы вакытта халык яшәгән җирнең чисталыгына, экологиягә кагылышлы мәсьәләләр күтәрә. Әйтик, июль аенда Мичәнбаш янындагы ерганакта законсыз карьер ачылуы, Сабаның Такташ урамына чүп контейнерының тиешле таләпләргә туры китереп урнаштырылмавы турында яздылар. Хәзер аларга "эштә" статусы куелган. Контроль срок - 2016 елның 31 августы.
Шунысын да әйтергә кирәк, табигатькә чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспорт чарасын очратучылар, лицензиясез генә карьерлар ачучыларны, табигать ресурслары (таш, ком, ПГС...) чыгаручыларны белүчеләр, бу турыда фоторәсемнәрне, видеоязмаларны eco.signal@tatar.ru электрон адресына, яки Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm электрон адресы буенча интернет-кабул итүенә дә җибәрә алалар.
Министрлык эшләгән кызыксындыру чаралары нигезендә болар турында хәбәр итүчеләргә 1000 сум акча түләнәчәк.
Заявка бирү һәм кызыксындыру чараларын түләү тәртипләре турында министрлык сайтының "Дәүләт экология күзәтчелеге" ("Государственный экологический надзор") бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/poryadok-osushchestvleniya-viplat-grazhdanam.) танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев