Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Халык контроле” күп күрә

Республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан дүрт хәбәр кергән.

Алар Көек авылы аша үтүче асфальт юлда ясалма тигезсезлекләр булмавы сәбәпле, зур тизлектә йөргән транспорт чараларының җәяүлеләргә, кош-кортка куркыныч тудыруы, Иске Ишермәдә авылының Киров урамында 2006 елда юл күтәрткәндә яңгыр сулары агу өчен кечкенә диаметрлы торба куеп калдырылганлыктан, язгы ташу вакытында кайбер хуҗалыкларның зыян күрүе, Мишәбаштагы автобус туктау урынының начар хәлдә булуы турындагы хәбәрләр. Тагын бер хәбәрне Саба гимназиясендәге интерактив такталардагы һәм мультимедиа проекторлардагы сурәт яхшырак күренсен өчен бүлмәләрне кояш нурлары төшүдән яхшырак саклау мәсьәләсен күтәреп юллаганнар. Өч хәбәргә "эшләнүдә" стадиясендә булуы турында тамга куелган. Ә Көек авылы аша үтүче юлга ясалма тигезлек урнаштыру планлаштырылган. Бу эшкә билгеләнгән ведомство - "Главтатдортранс" дәүләт учреждениесе. Контроль срогы - 2012 елның 1 ноябре.

Халык контроле"нә мөрәҗәгать җибәрүнең үзенчәлеге шунда - хәбәрне юллаган кеше эшнең нәтиҗәсеннән канәгать булганда гына бу эш ябыла. Оешма эшнең башкарылганлыгы турында фото урнаштырырга тиеш. Шуннан соң гына, әгәр мөрәҗәгать итүче итүче канәгать булса, аның ризалыгы белән генә әлеге җитешсезлек ябыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X