Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«ХАЛЫК УЧАСТОК ВӘКАЛӘТЛЕСЕ» БӘЙГЕСЕ

Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкка иң якын торып эшләүче полиция хезмәткәрләренең абруен күтәрү, алар турында уңай җәмәгатьчелек фикере тудыру максатында "Халык участок вәкаләтлесе" дип исемләнгән

Бөтенроссия бәйгесе игълан иткән иде. Халыкның онлайн-тавыш бирүенең беренче этабы - 11еннән 20 сентябрьгә, икенче этабы 7сеннән 16 октябрьгә кадәр барды. Инде 5 ноябрьдән бәйгенең йомгаклау этабы башланды. Бәйгедә теге яки бу кандидат өчен тавыш бирергә теләүчеләргә "Комсомольская правда" сайтына (www.kp.ru) керергә кирәк. Анда махсус бүлектә финалга чыгучылар турында тулы мәгълүмат бирелгән. Алар арасында Татарстан Рес­публикасы вәкиле булып икенче этапта җиңү яулаган Түбән Кама районы учас­ток вәкаләтлесе, полиция капитаны Владимир Зайцев тора. Тавыш бирү агымдагы елның 14 ноябрендә төгәлләнәчәк. Иң яхшы "Халык участок хезмәткәре"н Россия ЭЭМ боерыгы белән билгеләп үтәчәкләр. Эчке эшләр органнарының учас­ток уполномоченныйлары хезмәте төзелү көне (17 ноябрь) алдыннан Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе һәм призерлары Россия Федерациясе эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты В.Колокольцев тарафыннан бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X