Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халык участок вәкаләтлесен бергәләп сайлыйк!

Россия Эчке эшләр министрлыгында ел саен уздырылучы Бө­тенроссия "Халык участок вәкаләтлесе" конкурсы старт алды.

Ул өченче тапкыр үткәрелә инде. Иң яхшы халык участок вәкаләтлесен Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә 9 полиция участок вәкаләтлесе хезмәт куя. Алар тәүлек буе үзләренә беркетелгән биләмәләрдә халык белән эшли, көнкүреш җинаятьләренә, караучысыз калган балалар, алкоголизм һәм наркоманиягә каршы профилактика чаралары үткәрә. Участок вәкаләтлеләре ярдәме белән һәр дүртенче җинаять ачыла.

Район күләмендә иң яхшы хезмәткәрне сайлау 11 сентябрьдән 20сенә кадәр дәвам итә. Безнең районда конкурста участок вәкаләтлеләре Илнар Нигъмәтҗанов (Саба), Руслан Закиров (Шәмәрдән) һәм Равил Насыйбуллин катнаша.

Тавыш бирү өчен

www.sabyovd.ucoz.ru

сайтына полиция участок вәкаләтлесенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтеп хат җибәрергә кирәк.

Иң яхшы участок вәкаләтлесен бер­гәләп ачыклыйк.

Илнар Нигъмәтҗанов

Саба

Руслан Закиров

Шәмәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X