Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хезмәт һәм спорт янәшә [+фоторепортаж]

16 сентябрь - алтын көзнең ямьле бер көнендә Байлар Сабасының "Олимп" стадионында мәгариф хезмәт­кәрләренең җәйге Спартакиадасы булып үтте.

Ярышны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров ачып, һәр катнашучыга уңышлар теләде. Иң беренче булып стартка мәктәп директорлары бастылар. Хатын-кызлар 500, ир-егетләр 1000 метр ераклыкка йөгерделәр. Директорлардан соң командалар үз көчләрен йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, кул көрәше, аркан тарту төрләрендә сынадылар. Һәр катнашучы командасының җиңүчеләр сафында күрү өчен бар көченә тырышты. Нәтиҗәдә, Саба гимназиясе командасы беренчелеккә ия булды һәм күчмә кубокны өченче ел рәттән үзендә калдырды. Явлаштау урта мәктәбе икенче урынны, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты өченче урын яуладылар. Ярышны ябу тантанасында мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнар Шафыйкова җиңүчеләргә Грамота, акчалата бүләк һәм спорт җиһазлары алырга сертификат тапшырды.

Фоторепортаж-1

Фоторепортаж-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев