Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хезмәте -хәтәр, ялы - мәҗбүри [+фото]

Шәмәрдәндәге Арча, Саба, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче 4нче зона эзләү-коткару отряды тәүлек буе дежурлык итүне 2008 елның 3 декабреннән башлаган иде.

Шуннан бирле яңа төр хезмәт башкаручыларның күпме кеше гомерен саклап калганнарын күзаллау өчен бер санны китерү дә җитә. Ягъни 2011-2014 елларда гомуми мәйданы 6371 квадрат метр тәшкил иткән 5 районда барысы 179 кеше коткарылган. Болар - янгыннан, судан, җимерелгән бина, ауган, ишекләре ябышкан автомобиль эчләреннән алып чыгылган кешеләр. Техноген һәлакәтләр, табигать стихияләре шартларында эш итү коткару хезмәтенә физик һәм психологик әзерлекле, кыю, көчле кешеләр тупланырга тиешлеге турында сөйли. Шуңа күрә бирегә хезмәткә җиз иләктән иләп алалар. Таләп тә югары, кайгырту да бар. Отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин, коллективтагы 24 хезмәткәрнең барысы да ел саен бирелә торган ялдан тыш, 21 көн буе тернәкләнү үзәгендә сәламәтлеген дә ныгыта, дигәч: "Ихтыярыйдыр инде",- дип куйган идек. Баксаң, ял мәҗбүри һәм шушы чорда эш хаклары да саклана икән. "Хезмәткәрләр тернәкләндерү үзәгендә тра­дицион медицинаның югары нәтиҗәле ысуллары белән дәвалану курсы үтә, индивидуаль сихәтләнү программасы да каралган. Коткаручылар үзәктән бөтенләй икенче кеше булып кайта, дисәң дә ялгыш булмас", - ди җитәкче.

Һәрчак формада булырга хезмәт үзенчәлекләре та­­ләп итә. Су-боз астына төшүче водолазларны гына алыйк. Бу эш теләсә кемнең хәленнән килми. Шуңа күрә Шәмәрдәндәге отрядның кыю йөрәкле водолазларын республиканың башка районнарына да еш чакырып алалар. Әйтик, 11 сентябрьдә 4 водолаз - Чулман, 19 сентябрьдә гидрокостюмлы 5 коткаручы Идел елгаларында суда батучы­ларны эзләүдә катнаша. Чул­манда бәхетсезлеккә таручыны 3 көн эзлиләр һәм ...ташка әйләнгән сөяк тә табып алалар. Экспертиза табылдыкның мамонт сөяге икәнлеген ачыклый. "Тарихи экспонат безне археолог буларак та танытты", - диләр коткаручылар.

Гомумән, отряд хезмәт­кәрләренә кешеләр­нең саксызлыгы аркасында эш гел чыгып тора. Быел алар, профилактика максатында үткәрелгәнен дә кертеп, 291 тапкыр эзләү-коткару чараларында катнаштылар, 30 кешенең гомере саклап калынды яки тормышларына янаган куркыныч бетерелде. Бәла-каза таручыларны эзләүгә "Пальмира" кушаматлы эт тә үз өлешен кертә. "Быел Арча районында югалган кешене эзләүдә катнаштык. Эт үз бурычын үтәсен өчен, аны даими өйрәтергә кирәк. "Пальмира" аттестацияне ел саен үтә. Чемпионатларда да катнаша. Быел Самарага ярышка алып бардым, яхшы нәтиҗә күрсәтте",- ди коткаручы-кинолог Марат Әхмәтгалиев.

Дәвамын "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X