Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХЕЗМӘТЛӘРЕ МӘҢГЕЛӘШТЕРЕЛДЕ

Узган якшәмбедә Рос­сиядә шахтерлар көне билгеләп үтелде. Әле­ге һөнәри бәйрәмне үз­ләренеке санаучылар районыбызда байтак.

Бу көннәрдә күпләр шахталарда эшләгән әти-бабаларын искә алды. Район үзәгендә һәм күрше-тирә авылларда яшәүче өлкән һәм урта буын вәкилләре шулай ук 1933-1980 елларда шахтерлар акчасына төзелгән мәктәптә укулары белән дә горурлана алалар. Халкыбыз юкка гына "Китә казлар Донбасска, үзем дә уйлап торам әле шул казлардан калмаска", дип җырламаган. Татарлар бәхет эзләп җир астына йөзәрләп-меңәрләп төшкәннәр. Саба, Кукмара районнарыннан эшче көчләр туплап шахталарга җибәрүдә Олы Арташ авылында туган Нигъмәтҗан Мөхәрләмов күп көч куя. Илне индустрияләштерү башлангач, Байлар Сабасы һәм Урта Саба авылларыннан 197 кеше Донбасска барып эшкә урнашкан. Эшче көчләр туп­лау планы арттырып үтәлгәнлектән, Кадиевка шахта идарәсе Украина ССР авыр сәнәгать наркомы рөхсәте белән Саба районына мәктәп төзелеше өчен 200 мең сум акча биргән. 1931 елда Сабаның әвеннәр урнашкан басуында мәктәп төзелә башлый. Ике катлы кирпеч бина 1933-1934 уку елына әзер була. Ә 1934 елда авылдан килеп укучылар өчен интернат һәм укытучыларга ике фатирлы йорт сафка баса.

2010 елда шахтерлар акчасына төзелгән бина, реконструкцияләнгәннән соң торак йорт итеп үзгәртелде. Узган як­шәмбедә шул бинага мемориаль такта кую тантанасы булды. Тантананы кереш сүз белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Закирҗанов ачты һәм районыбыз шахтерлары хезмәтен мәңгеләштерүне зур әһә­мияткә ия вакыйга буларак бәяләде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев