Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәлил Абдуллин икенче тапкыр “автобабай” булды [+фоторепортаж]

Беренче тапкыр икән, бу әле очрак­лылык та булырга мөмкин. Икенче тапкыр булса - бу инде гадәткә кереп бару дигән сүз.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе 60 яшьтән узганнар арасында автомобиль йөртү осталыгын күрсәтү буенча үткәргән конкурс турында да шуны әйтергә мөмкин. Бәйге традициягә кереп бара. Конкурс өлкән яшьтәге машина йөртүчеләргә юл хәрәкә­те кагыйдәләренә кертелгән үзгәреш­ләрне белеп торырга да ярдәм итә. Чөнки бәйгедә иң элек компьютер каршында билетларның дөрес җавапларын табып имтихан тотарга кирәк. Бәлки шунысын да уйлыйлардыр - конкурска быел 4 кенә ир-ат килгән иде. Барысы да былтыргы бәйгедә катнашкан "автобабай"лар. Узган елгы конкурсның җиңүчесе Хәлил Абдуллин районыбыз данын республика күләмендә яклап, юл хәрәкәте кагыйдәләре билетларын чишүдә 6нчы урынны алып, гомуми 8нче нәтиҗә күрсәткән иде. Ягъни бүләкләнүчеләр исемлегенә керде.

- Билетларны чишкәндә бер минутка сыешып бераз ашыкканмын. Бер ялгыш киткән иде. Өч минут дәвамында озаклап җавап бирергә кирәк булган. Вакыттан түгел, барлык җавапларның дөрес булуыннан урыннар чыгардылар,- диде Хәлил Абдуллин республика конкурсы хакында.

Быелгы район этабында I турда ул гадәттәгечә ялгышмады. Барлык җаваплары да аныкы гына дөрес иде. Автомобильне тизлеккә маневр ясап фигуралы йөртүдә, Иләбәрдән заманында Саба һөнәр көллиятендә яшьләрне техника серләренә өйрәткән Мөдәррис Әсәтов елгыррак булып чыкты. Ул 56 секундка сыешты, каршылыклар арасыннан штраф вакыты бирелмәслек итеп оста үтте. Шунысын да әйтергә кирәк: катнашучылар бертигез шартларда ярышсыннар өчен ЮХИДИнең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин барысын да үзенең автомобиленә утыртты.

Барлык очколарны исәпләгәннән соң быел да "автобабай" булып Хәлил Абдуллин танылды. М.Әсәтовка -2нче, Сабадан 45 ел машина йөртү стажы булган Ринат Идрисовка 3нче урын бирелде. "Иң мөһиме - катнашу, мин 4нче нәтиҗәмнән канәгать. Иномаркага беренче тапкыр утыруым иде, шомарып өлгереп булмады",- диде Эзмәдән килеп 4нче урынны алган Әнвәр Сабирҗанов.

Катнашучыларга "Республика юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе кыйммәтле призлар әзерләгән иде. Җиңүчегә - телевизор, 2нче урынга - сок чыгаргыч, өченчегә фотоаппарат бирделәр. Ә.Сабирҗанов та бәйгедән буш кул белән китмәде. Ә октябрь аенда республика конкурсына барачак Хәлил Абдуллин бу юлы бер тапкыр да ялгышмаска ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев