Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИҢ ҖИТДИ БУРЫЧ – ГАИЛӘГӘ

1 мартта Наркобизнеска һәм наркомафиягә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә.

Хәзерге Россиядә бу уңайдан туган вәзгыять көчле тәэсирле наркотикларның законсыз әйләнеше, аларны дәвалану өчен булмаган максатларда куллану белән характерлы. Татарстанда да хәл киеренке. Наркоконтроль буенча федераль хезмәтнең республика идарәсе хезмәткәрләре 12-20 февраль көннәрендә генә дә 42 факт буенча 35 җинаять эше кузгатканнар. "Ышаныч телефоны"на гражданнардан 114 хәбәр алынган, 43 административ беркетмә төзелгән. Наркоманиянең авыл җирләренә дә үтеп керүе сизелә. Быел районда теркәлгән фактлар да шул хакта сөйли. Үсеп килүче яшь буынны наркотиклардан саклау өчен кисәтү ясау гына аз. Үз-үзеңне яклауны тәрбияләүнең төп юлы - шәхесне дәвамлы рухи-психологик тәрбияләү. Бу - даими һәм дәвамлы процесс. Табигый ки, мондый бурычны балага гомер биргән гаилә генә үти ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркомания