Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«ИҢ МӨҺИМЕ – ГАИЛӘ ТАРКАЛМАСЫН»

23 августта Казанның "Корстон" үзәгендә узган "Татарстан хатын-кызлары" форумы делегатлары - район хатын-кызлар җәмәгать оешмасы рәисе Дания Галимуллина һәм Шәмәрдән авыл җирлегенең гражданнарны теркәү бүлеге белгече Дания Мостафина үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

-Форумда республика хатын-кызлары җәмә­гать оешмасы Уставына үзгәрешләр кертүдән тыш, гражданлык җәм­гыя­тен формалаштыруда актив катнашу буенча "Татарстан хатын-кызлары" җәмәгать оешмасы алдында торган бурычлар һәм агымдагы эшчәнлекнең башка мәсьәләләре тикшерелде,- дип сүзне Дания Галимуллина башлады. Аны Дания Мостафина дәвам итте: "Мондый зур форумнарда беренче тапкыр катнашканлыктан, барысын да яңалык буларак кабул иттем. "Татарстан хатын-кызлары" респуб­лика җәмәгать оешмасы рәисе Зилә Вәлиеваның: "Иң мөһиме - гаиләләрне саклыйк. Ныклы нигезгә корылган гаиләләр булганда гына зур эшләр башкарып була",- дигән сүзләре күңелгә үтеп керде. Хезмәт вазифам буенча Шәмәрдән авыл җирлегендәге гражданнар белән эшләгәнлектән, һәркайсының яшәү рәвеше таныш. Алар арасында социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләр дә, яшәешнең гомуми кагыйдәләренә буйсынмый торганнары да бар.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев