Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ҖИҢЕЛҮЧЕЛӘР БУЛМАДЫ

Илебездә нинди генә үзгәртеп корулар, реформалар булмасын, мәктәпләрдә технология дәресләре хезмәткә өйрәтүдә һәм һөнәри юнәлеш бирүдә үзенең әһәмиятен, тоткан кыйбласын югалтмый.

Елдан ел үзгәреп торучы технологияләрне, белгечлекләрне күздә то­тып, бу юнәлеш мәктәп коллективы, киң җәмәгатьчелек һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы белән дәвам иттерелә.

Технология дәресләре алган белемнәрне тормышта дөрес итеп, файдалы итеп кулланырга да өйрәтә. Соңгы елларда дәресләрдә иҗади проектларга өстенлек бирелә. Иҗади проект - мөстәкыйль йомгаклау эше. Аның башкарылу сыйфаты төрле программа бүлекләренең эшчәнлеген никадәр яхшы үзләштерүдән, алган белемнәрнең тирәнлегеннән, сәләттән һәм осталыкның никадәр төпле, ныклы булуыннан тора. Теләсә нинди проектның максаты кешене әйләндереп алган ясалма мохитне үзгәртүгә юнәлдерелгән. Проект шулай ук яңа, эффектив конкурентлык сәләтенә ия, кеше ихтыяҗларына җавап бирә һәм сатып алучыда сорау тудыра алырлык әйберләрне эшләүне күздә тота. Бу юнәлешләр буенча төрле конкурслар уздырыла. Аларда катнашу күп ихтыяр көче, белем һәм осталык таләп итә, моның өчен класстан тыш тәрбия эше алып бару да мөһим. 27 октябрьдә Алабуга шәһәренең КФУ бинасында мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр арасында "Мәктәп укучыларының иҗади хезмәте" дип исемләнгән IV төбәкара конкурс узды. Анда районыбыздан бертөркем укучылар һәм укытучылар катнашты.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Габид Котдусов,

технология укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев