Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИГЕЛЕК ТАРАТУЧЫЛАР

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Балкыш" үзәге каршында оешкан ирекле "Волонтерлар" үзәге игелекле эшен дәвам итә. Волонтерлар районыбызда узучы төрле чараларны оештыруда актив катнашалар.

Шулай ук мәктәпләрдә укучылар белән тәрбияви сәгатьләр үткәрергә дә, ялгыз, мохтаҗ кешеләрнең хәлен белешергә дә, табигать чисталыгын кайгыртырга да вакыт табалар. Күптән түгел тагын бер игелекле эш башкардылар кызлар-егетләр. Радио-телевидение, интернет аша Казан кызы, 17 яшьлек Галия Галиуллинаның кан рагы белән авыруы, операция өчен бик зур суммада акча кирәк булуы Саба волонтерларын да битараф калдырмады: отряд җыелышында фандрайзинг акциясе оештырырга дигән карарга киленде. Сабаның "Ильвина", "Илфани" кибетләренә хәер акчасы өчен махсус әрҗәләр куелып, берничә көн эчендә 7 мең 650 сум акча җыелды һәм Галиянең исәп-хисап счетына күчерелде."Мондый бәла һәркемгә килергә мөмкин, без дә моңа битараф кала алмадык. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Райондашларыбыз белән җыйган хәйрия акчасының да Галиягә ярдәме тияр, хәзер Израильдә дәваланучы яшьтәшебез терелеп аягына басар дип өметләнәбез" -ди отряд активисты Алинә Хәбибрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X