Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игелекнең чиге юк [+фоторепортаж]

Март аенда Казан шәһәренең «Иман нуры» мәчете респуб­ликаның социаль приютлары арасында «Иң яхшы яшелчә бакчасы» дигән яңа төр конкурс игълан иткән иде.

Аллаһ йорты җитәкчелеге яшелчәләрнең орлыкларын, кәлшә үстерү өчен балчыкларын да үзләре китереп биреп, бәйгегә чын мәгънәсендә мөмкинлек ач­ты­лар. Әлеге конкурста Ак­су­бай, Минзәлә, Мамадыш, Саба районнарында урнашкан приютлар катнашып, районыбызның Иске Икшермә авылының «Тургай» социаль приюты иң алдынгы урынны яулады.
«Әлеге проект белән танышуга яз башыннан ныклап эшкә керештек. Балалар да җиңүгә өметләнеп, бу эшкә бик җитди карадылар. Җәй буе бакчада бик яратып шөгыльләнделәр. Уңышларыбыз мулдан булды. 30 сутыйдан артык җиребездә 400 кг. бәрәңге, 430 кг. кишер, 258 кг. чөгендер һәм башка яшелчәләр уңышы җыйнап алдык. Кышка кон­серв­­ланган кыяр, помидор запаслары әзерләдек. Аларның бер өлеше кышка хәстәрләнсә, шулай ук биредә тәрбияләнүче балаларның көндәлек менюсына кертелә. Җиләк-җимеш тә мул уңыш белән сөендерде. Бакчабызда быел алма да мул булды, 400кг. җыйнадык. Ярминкәләрдә дә үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрне тәкъдим итә­без», - ди приют директоры Лилия Заһидуллина.
Бүгенге көндә приютта 3 яшьтән 18 яшькәчә Саба, Биектау, Арча, Кукмара, Әтнә районнарыннан килгән 25 бала тәрбияләнә. Мәктәп яшендәге 14 бала укудан кайткач, сәгать 2дә биредә яңа тормыш кайный башлый. Приютта балалар өчен күп төрле түгәрәкләр эшли. Чигү, бәйләү, бисер белән эшләү, яңа төр хезмәт - макароннан төрле кул эшләре һәм башка түгәрәкләр оештырылган. Кыскасы, балаларны кечкенәдән тормышка әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бул­дырылган. Алар белән 9 тәр­бияче, 3 шәфкать туташы шө­гыльләнә, биредә барлыгы 39 хезмәткәр эшли.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X