Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибар: фотоконкурс! Шәп фотоларга - шәп бүләкләр!

Дуслар, туганнар, хезмәттәшләр, фикердәшләр, абыйлар, апалар, бабайлар, әбиләр, бишектәге бәбиләр! Уйладык-уйладык та, сезне тагын бер "селкетеп" алырга булдык.

Әле язга кадәр вакыт күп, тәрәзәгә карап, көн җылытканны көтеп ямаслап утырмагыз анда, хәзердән үк җиң сызганып эшкә керешегез. 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, әти-әниләргә бүләк ясарга булдык әле без - яңа фотобәйге башлап җибәрдек. Конкурс "Бүген өйдә мин хуҗа!" дип атала. Аның шартлары бу юлы да бик гади. Өйдә балаларыгызны (мәктәпкәчә яшьтәге) берәр шөгыль белән мавыккан вакытларында фотога төшереп, кызыклы комментарий язып, безгә җибәрегез. Әйткәнебезчә, фотогыз юмористик булсын. Җиңүчеләр (I, II, III урыннар) кызлар һәм малайлар арасында аерым билгеләнә.

Конкурсның спонсоры:

"Бэбимаркет" - балалар товарлары

кибете.

"Бэбимаркет"кибете Сабыйларга зәвыклы уенчыклар, матур өс-баш, бәбиләргә сыйфатлы коляска караватлар тәкьдим итә.

Бәйгенең тагын бер шарты буенча, сез әлеге кибетнең группасына теркәлергә тиеш буласыз.

(МЕНӘ МОНДА БАСЫП)

Йә, ничек, башладыкмы? Өч... ике.. бер... СТАРТ!!!

Мисал өчен фотолар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев