Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибар: "Мин һәм минем машина" конкурсына нәтиҗә ясадык!

Ниһаять, "Мин һәм минем машина" дип аталган бәйгегә дә йомгак ясадык. Хәзер кеше саен диярлек автомобиль булгач, конкурста күпләр катнашыр дип уйлаган идек. Ләкин алай ук булып чыкмады.

Әллә сайтыбызны белмиләр, әллә бәйге шартларына туры китереп машинага мактау сүзләре язарга илһам дигәннәре җитеп бетмәде - белмәссең. Әйе, язу эше машина йөртү генә түгел шул, җәмәгать. Кайберәүләр конкурс шартын да аңлап бетермәделәр бугай. Үз машинаңны мактарга һәм аның янында фотога төшәргә кирәк иде. Дөрес, бик оригиналь фотолар килде, анысы. Аларның тырышлыгы бушка китмәде, сайтка керүчеләрдән уңай бәя алдылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтте. Шуңа күрә редакция коллективы белән җиңүчеләрне билгеләгәндә беренче чиратта конкурс шартларының үтәлүен һәм укучылар фикерен исәпкә алдык. Шулай итеп, очколар саны буенча 1нче урынга Эльвира Вафина чыкты. Икенче урында шулай ук хатын-кыз - Гөлназ Андреева (Шәмәрдән). Ни хәл итәсең, очколар өченче урынга да автоледины чыгарды. Ул Сабадан Екатерина Чаплыгина. "Минем машина - кыз-машина бөтен Саба ир-егетләре машиналарының башларын әйләндерерлек..." дип мактаган ул автомобилен кыска гына итеп. Кызыксындыру бүләген исә Ильшат Шәйхетдиновка бирергә булдык. Егетнең әлегә машинасы юк, ахры. Шуңа күрә кер юу машинасын мактаган. Җиңүчеләрне җомга көнне бүләк алырга редакция бинасында көтәбез. Килми калмагыз!

Безнен конкурсыбызга битараф калмавыгыз өчен зур рәхмәт, дуслар! Алга таба да бергә булыйк.Яңа елга кадәр тагын бер конкурска старт биреләчәк. Яңалыкларны карап барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев