Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибар: “Саба кичләре”

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Шушы көннәрдә барыбыз өчен дә игътибарга лаеклы вакыйга булды: Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте (Роскомнадзор) "Саба кичләре" дип исемләнгән электрон газетаны теркәде. Үзенең игезәге "Саба таңнары"ннан аермалы буларак, ул районда гына гына түгел, ә интернет челтәре аша Россиядә һәм чит илләрдә дә таралачак. Ягъни электрон газетага язылучыларга "Саба кичләре"нең төсле форматтагы электрон ПДФ варианты җибәреләчәк.

Язылу бәясе - 250 сум.

Моның өчен акчаны 4276-8800-1553-5887 санлы банк картасына күчерергә кирәк.

Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәүче якташларыбыз, милләтәшләребез, яңа газетаны укып, үзләренең ата-бабалары, кан-кардәшләре, туган-тумачалары гомер иткән Саба районы, аның халкы турында яңалыкларны белеп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев