Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игьтибар, сак булыгыз: сабалыларга төлке һөҗүм итә

Соңгы елларда урман җәнлекләренең торак пунктларда күренүләре хакында хәбәрләр еш ишетәбез. Бигрәк тә төлкеләр әрсезләнде шикелле.

Алар юлларда еш күренәләр, кешедән курыкмыйлар, азык эзләп авылларның уртасына ук килеп керәләр. Басулардагы салам эскертләренең кимеп, шуның белән тычканнарның азаюы да нигездә кимерүчеләр белән тукланучы җәнлеккә кыенлык тудыра.

Хәйләкәр төлкенең авылларга сәяхәт ясавы икенче көнне китергән зыяннары аша ачыклана. Әйтик, 16 сентябрьдә Сабаның Ленин тыкрыгында яшәүче Дәүләтовлар хуҗалыгына төлке кереп, чебиләргә һөҗүм иткәнлеге билгеле булды. Гаилә башлыгы Нурхан Дәүләтов бу хакта менә ниләр сөйләде: "Иртәнге 5 тә чебиләр тавышына уянып киттек. Фонарь алып чыксак, чебиләр торган түбә астындагы урынга төлке кереп, аларны туздыра иде, өч чебине җәрәхәтләп ташлаган. Безне күреп түбә өстенә сикерде, тик курку, качар исәбе юк. Үзебезчә әйберләр атып кудык, чебиләрне бикле ояга яба башлагач, кабат килеп, оя түбәсенә сикереп менде. Инде яктырып, сәгать 7 нче яртыда чебиләрне ачык һавага чыгарсак, тагын килеп ике чебине буып киткән. Бу көнне тагын Дуслык, Новая урамнарында яшәүчеләр хуҗалыкларына кереп, күркәләр, тавык-әтәчләр төлке корбанына әйләнгән." Алданрак та башка урамнарда яшәүчеләрдән күпме хезмәт түгеп үстерелгән чебешләрне төлкенең минут эчендә кырып салганы хакында хәвефле хәбәрләр ишеткән идек. Төлке һаман үзенең кыңгыр гамәлен кылып, зыянын сала тора. Бүген төлкене кеше күп йөри торган урыннарда, торак пункт эчендә дә күрүчеләр бар. Халык "Нигә берәр чара күрмиләр икән, көн саен төлке кермәде микән дип тавык-чеби өчен ут йотып торабыз, хәл итсеннәр иде", дип редакциягә мөрәҗәгать итә. Әлеге сорауны Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәновка бирдек. Ул түбәндәгеләрне җиткерде: "Гамәлдәге законнар нигезендә торак пунктлар эчендә йорт һәм кыргый хайваннарга мылтыктан ату катгый тыелган. Саба урамында иясез этләр күбәеп, куркычыч тудыра башлагач, быел Казан шәһәреннән махсус бригада чакыртып, аттырырга мәҗбүр булдык. Төлкенең хәйләкәрлеге турында беләбез, ул көндез йоклый, төнлә ауга чыга. Шуңа аны аулау да алай җиңел эш түгел. Хәйләкәр җан иясен төн буе саклау кыенлык тудыра. Мәсьәләне хәл итәр өчен Лесхозда урнашкан аучылык хуҗалыгы директоры Илһам Рәхмәтуллин исеменә хат юлладык. Уңай хәл ителешне көтәбез. Халыкка әлегә тавык-чебиләрен төлке күзеннән ераккарак яшерергә яисә бикле урыннарга кертергә киңәш итәбез."

Ерткыч җәнлекләрнең тагын бер куркыныч ягы - аларның котырган булуы мөмкин. Монысы инде чеби буу гына түгел. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакиров әйтүенчә, 1 сентябрьгә район биләмәсендә котыру авыруының 4 очрагы теркәлгән. Эзмә, Шәмәрдән авыл җирлекләрендә - төл­кедә, Иске Икшермәдә - мәчедә, Кызыл Мишәдә эттә әлеге чирне китереп чыгара торган вирус табылган. Һәр очракта да ветеринария хезмәткәрләре та­ра­фыннан прививка, дезинфекция ясалып, ныклы тикшерү үткәрелгән.

Әгәр хуҗалыкларга кыргый эт, төлке, һ.б. кереп кош-корт­ларны зарарлап, җәрәхәтләп чыккан очраклар булса, иң беренче чиратта ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү сорала. Ныклы саклану чаралары күрергә, ветеринария хезмәткәрләре килгәнче үлгән кош-кортларга кагылмаска киңәш ителә. Мондый очракта әлеге берләшмә хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалыктагы һәрбер төр малга прививка, ят хайван-җәнлек булган урынга дезинфекция ясала. Тиешле чаралар күрелгәч, үлгән кошлар үләксә базында яндырыла. Гаиләдәге һәр кеше медицина тикшерүе узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев