Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ике Басу Арташ авыл клубы, китапханә белән берлектә Экология елына багышлап “Чишмәләр иле син туган як” дип исемләнгән чишмә бәйрәме уздырдылар

Табигаттә көз тантана итә. Бар җирдә көзге муллык шатлыгы, һава торышында "Әбиләр чуагы". Шушы форсатны алдан күздә тотып агымдагы айда, экологиягә багышланган "Из всех планет Земли прикрасней нет" дип аталган конкурста катнашу өчен "Чишмәләр иле син туган як" дип исемләнгән чишмә бәйрәме уздырдык. Бәйрәм яңа сулыш алып яши башлаган "Кәрим...

Табигаттә көз тантана итә. Бар җирдә көзге муллык шатлыгы, һава торышында "Әбиләр чуагы". Шушы форсатны алдан күздә тотып агымдагы айда, экологиягә багышланган "Из всех планет Земли прикрасней нет" дип аталган конкурста катнашу өчен "Чишмәләр иле син туган як" дип исемләнгән чишмә бәйрәме уздырдык. Бәйрәм яңа сулыш алып яши башлаган "Кәрим бабай" чишмәсе янында узды. Чишмәне төзекләндерүдә бик күп хезмәт куйган, Кәрим бабайның оныгының малае Фаил Фархиевның эшенә бәйрәмгә килүчеләр соклангыч чишмә булган дигән бәя куйдылар. Бәйрәм өч өлештән торды. Чишмәләр турында матур сүзләр әйтелде, шигырьләр сөйләнде, җырлар башкардык. Чишмәгә багышлап Кадрия абыстай әби Коръән укыды, учакта корбанга бугазланган сарык итеннән шулпа пеште, самавыр кайнады. Соңыннан күмәк уеннар уйналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X