Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ике басу Арташ авылында һөнәр сайлау буенча "түгәрәк өстәл" [фоторепортаж]

Һөнәр сайлау мәктәп тәмамалаган һәр укучы каршында катлаулы сорау. Бүгенег заман өчен бигрәк тә. Иң элек үзең теләгән уку йортына керә алырга кирәк, аны тәмамлап, кулыңа диплом алгач та үз юнәлешең буенча эш урыны табу тагын да четерекле.

Югары сыйныф укучыларына, студентларга ярдәм итү максатыннан Ике басу Арташ мәдәният йортында "Хыяллар ак җилкән" диеп исемләнгән очрашу-брифинг үткәрдек. Очрашуга чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар, ата-аналар, район эш һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе, Арташ авыл җирлеге башлыгы, ООО СХП "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, җирлегебездәге эшмәкәрләр, укытучылар килгән иде.

Түгәрәк өстәл артында үткән җанлы әңгәмә үсеп килүче буын өчен тәрбияви рухта барды. Район эш һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Данис Габтерахманов биргән бай мәгълүматка таянып, юллар чатында калганда югалып калмыйча, дөрес юлны сайлап була икәненә төшенделәр. Җирле эшмәкәрләр үз хезмәтләре мисалында мал-туар асрап авыл җирендә дә тормыш алып барырга мөмкинлеге турында сөйләде. Кичәгә барлыгы Олы Арташ, Язлы Арташ һәм Ике басу Арташ авылларыннан барлыгы йөздән артык кеше җыелган иде.

Дискотека + Изге Вәли көне диеп исемләнгән күңел ачу ял кичәсе узды. Гашыйклар кичәсен уеннарны җырлар биюләр белән аралаштырып алып бардык. Уенда "Мәхәббәт җимешләре" һәм "Мәхәббәт чыпчыклары" командалары катнашты һәм үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә "Мәхәббәт чыпчыклары" өстенлек алып җиңүче булды. Кичәдә барлыгы 45 кеше катнашты.

Раилә Мөхәммәтҗәнова,

Ике басу Арташ авыл клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X