Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ике җиңүчебез бар

Узган атнада Биектауда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү һәм авылның эшчәнлек активлыгын күтәрү максатында алып барылган эшкә йомгак ясауга багышланган зона семинары булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов әлеге юнәлештә Саба районының лидерлар сафында булуын билгеләп үтте. Семинар ахырында иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси хуҗалык, гаилә фермасы конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Безнең районнан Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин - «Авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүдәге уңышлар өчен» номинациясендә, Урта Ныртыдан Рәсимә Каюмова "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә Диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев