Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Икмәк язмышы һәркемнең намусында [+фото]

Вакытлы-вакытсыз килеп яуган яңгырлар аяз һава торышының кадерен белергә кирәклеге турында искәртә. Районыбыз кырларында да явымсыз көннәрдә техника хәрәкәте тукталып тормады.

10 августка барлык мәйданның (22496 гектар) 37 процентында урып-җыю эшләре башкарылган. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗа­лыгында, "Саба" җәмгыя­тенең Сатыш бригадасында, "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасында, "Туган як", "Симет" җәмгыятьләрендә эш оешкан төстә бара. Көзге культураларны җыйнау төгәлләнү алдында, игенчеләр соңгы гектардагы игеннәрне суктыра. Әмма кырлардан җыеп алынган уңышның күләме канәгатьләнерлек түгел.

-Быелгы уңыш хуҗалык җитәкчеләре һәм белгеч­ләренең тиешле эшләрне вакытында төгәллек белән башкарып җиткермәвен дә күрсәтә. Көзге арыш гектарыннан 20 центнер чамасы чыга. - Ә икмәккә сорау зур. Көзге бодай күбрәк игелсә, бәлки отышлырак та булыр иде, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин 6 августта "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасында үткән киңәшмәдә. Хуҗалык җи­тәкчеләре һәм агрономнарга киләсе елда чәчү эшләрен планлаштырганда шуларны да истә тотып, һәр ягын уйлап эш итәргә кирәклеге искәртелде. Идарә башлыгы әйтүенчә, бүген бодайны 8-10 сумга, ә арышны 4,50-5 сумга сатарга мөмкин.

-Сүз дә юк, без соңгы елларда терлек азыгы культуралары мәйданнарын арттыра төштек, шул исәптән арышны да күб­рәк чәчәбез. Бу, бе­ренчедән, арышны фураж, шулай ук экструдер аша сыттырып, азык катнашмасы итеп, терлек азыгы буларак та файдалана алабыз. Икенчедән, терлекләргә аслык өчен саламы да кирәк. Әмма көзге культураларга игътибар кимеде, агротехник таләпләр үтәлеп бетми, - дип тәнкыйтьләде Гафур Хәсәншин киңәшмәгә җыелучыларны.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев