Икшермәдә атом су асты көймәсенең экипаж әгъзалары белән очрашу булды [фоторепортаж]
19 декабрьдә Икшермә кадет-интернат мәктәбендә Төньяк флотның "Тигр" күпмаксатлы атом су асты көймәсенең экипаж әгъзалары белән очрашу булды. Әлеге чара кадетлар өчен чын мәгънәсендә мавыктыргыч "хәрби-патриотик дәрес"кә әверелде. Татарстан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең координация советы җаваплы сәркатибе Георгий Гатауллин аңлатканча, 1996 елда Төньяк флотның "Тигр" атом су асты көймәсе белән...
19 декабрьдә Икшермә кадет-интернат мәктәбендә Төньяк флотның "Тигр" күпмаксатлы атом су асты көймәсенең экипаж әгъзалары белән очрашу булды. Әлеге чара кадетлар өчен чын мәгънәсендә мавыктыргыч "хәрби-патриотик дәрес"кә әверелде.
Татарстан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең координация советы җаваплы сәркатибе Георгий Гатауллин аңлатканча, 1996 елда Төньяк флотның "Тигр" атом су асты көймәсе белән Татарстан Республикасы арасында шефлык килешүе төзелеп, ныклы хезмәттәшлек элемтәсе урнаштырылган. Шушы юнәлештә яшь буынга патриотик тәрбия бирү, хәрби-диңгез флоты, аның техникалары белән таныштыру максатыннан Төньяк флотның 24нче дивизиясе белән үзара тыгыз бәйләнеш яши. Экипаж әгъзалары очрашуга бу көннәрдә Казан шифаханәләренең берсендә ял итүләреннән файдаланып килгәннәр иде.
"Тигр" су асты көймәсе экипажы әгъзалары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев җитәкчелегендә иң элек мәктәп-интернатның базасы, кадетларның уку-яшәү шартлары белән таныштылар. Барлыгы 155 кадетны берләштергән белем бирү учреждениесе турында уңай фикерләрен җиткерделәр. Делегация составында корабльнең командиры, "Мужество" ордены белән бүләкләнгән Павел Булгаков кадетларга хәрби-патриотик үрнәкнең чын мисалы булды.
Павел Булгаков әлеге җаваплы һәм серле хезмәт, андагы эш шартлары, кайбер нечкәлекләре хакында сөйләде. Укучыларны кызыксындырган корабльнең зурлыгын чамалау өчен биш катлы һәм биш подъездлы йортны күз алдына китерергә кирәк икән (озынлыгы -110, биеклеге - 17 метр). Командир әйтүенчә, экипаж 79 кешедән тора, кайбер очракларда 100 кешегә җитә. Төп база Мурманск өлкәсенең Гаджиево шәһәрендә урнашкан. Корабль 7 бүлемле, 60 километр сәгать тизлек белән хәрәкәт итә. Шулай ук заманча булуы, маневрлылыгы белән аерыла. Экипаж көймәдә өскә чыкмыйча су астында 80 тәүлек йөрүгә ирешкән.
Экипаждагы мечманнарның берсе Татарстан егете (Тәтеш районы) булуы да кадетларда зур горурлык уятты. Укучылардагы сорауларның күплеге һәм төрлелеге дә әлеге хезмәткә булган кызыксынуларын, серле дөнья белән күпмедер хәбәрдарлыкларын исбатлады. Мәсәлән, командирның 200 мең хезмәт хакы алуы, 7,5 елдан лаеклы ялга китүләре, су төбендә дә һәркөн иртән сөтле ботка ашаулары, шоколадның көндәлек рационга кертелүе, флотта мичманнарның җитешмәве дә кадетлар өчен яңалык булды.
Корабль командиры П.Булгаков очрашу истәлеге итеп кадет-интернат мәктәбе директоры Роберт Галиәхмәтовка "Тигр" су асты көймәсенең символик медален тапшырды. Кадетлар тарафыннан әзерләнгән хәрби-патриотик характердагы концерт номерлары диңгезчеләр күңеленә хуш килде.
Фәридә Вилданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев