Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Илдус Талипов: "Габделбәр абый алыштыргысыз шофер ул" [+фото]

Үзенә йөкләнгән эшне намус белән үтәргә һәрвакыт әзер "ПМК-Мелиорация" җәмгыяте шоферы Габделбәр Дәүләтшин. Машинасы гына төзек булсын! Ул яктан да борчылырлык түгел.

-Тавышын гына тыңлап йөрим техниканың, берәр җире "шакылтаса" шунда ук сизелә ул. Кай төше ватылганын мотор тавышыннан да чамалап була. Шөкер, юлда ватылып калганым юк, алдан ук карап-барлап чыгам, - ди үзе.
Оешма заман авырлыклары алдында калганда да үз профессиясенә тугры калган ул. Хезмәт хакын он яки шикәр комы белән түләгән елларда да техниканы ташламаган.


- Безнең алыштыргысыз шоферыбыз ул,- ди аның турында җаваплылыгы чикләнгән "ПМК-Мелиорация" җәмгыяте директоры Илдус Талипов. - Эш тәҗрибәсе зур. Ул техниканы һәрвакыт чиста, төзек тота. Аерата җаваплылык сораган төзелеш җайланмалары алып кайтасы булса да аңа әйтәбез. Авыр йөкләр ташучы 14 метр озынлыктагы тралны да аңа ышанып тапшырдык. Авыл хуҗалыгына яңа төр, уңайлы техникаларга чакырсалар да, озак еллар эшләгән хезмәтен ташлап китмәде. Аны берәр җиргә товар алып кайтырга яки илтеп бирергә җибәрсәк без тыныч. Бик пөхтә, барган җиреннән документларны да барлап алып кайта.


Бик иртә кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсә Өтернәс егете. Аерата машина-тракторлар тирәсендә чуалырга ярата, техника белән кызыксына. Алтынчы сыйныфта укыганда ук комбайнчы ярдмәчесе булып эшли. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Янил һөнәр училищесының Иләбәр авылындагы филиалында тракторчылыкка укый. Солдат хезмәтендә дә техникада эшли ул. Аннан кайткач шофер булуның мактаулы, кирәкле һәм игелекле хезмәт икәнлеген аңлап алган егет Кукмарадагы автомәктәптә шоферлыкка укый.


-Иртәнге алтынчы яртыдагы "Катык" поездына өлгерү өчен Өтернәстән Шәмәрдәнгә кадәр йөгереп менә идем. Тоз бушатып акча эшлибез. Бер вагон бушатсак 70 тәңкә, - дип искә ала яшьлек елларын.


Бу һөнәргә ул 40 елдан артык гомерен багышлый. 1972 елда "Мелиорация" оешмасына килә. Эшләү дәверендә төрле техникаларны идарә итәргә туры килә. Автобус белән эшчеләр дә йөртә. Егерме ел буе йөрткән "КамАЗ" машинасын хәзер, яңа, уңайлысы алмаштырган.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X