Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җилдәй җитез Гөлнара [+фотолар]

Һәр кеше үз тормышын үзе бизи. Тормыш китабыңның нинди бизәкләрдән торуы синең бары үзеңнән тора. Мин моңа язмам герое Гөлнара Фәнис кызы Заһидуллина белән аралашканнан соң тагын бер кат инандым. Финанс-бюджет палата­сы­ның исәп-хисап бүлеге начальнигы Гөлнара Заһи­дуллина чын мәгънәсендә тормышка актив караш белән яшәүче ханым. Табигать аңа бер­нәрсәне дә җәлләмәгән:...

Һәр кеше үз тормышын үзе бизи. Тормыш китабыңның нинди бизәкләрдән торуы синең бары үзеңнән тора. Мин моңа язмам герое Гөлнара Фәнис кызы Заһидуллина белән аралашканнан соң тагын бер кат инандым.

Финанс-бюджет палата­сы­ның исәп-хисап бүлеге начальнигы Гөлнара Заһи­дуллина чын мәгънәсендә тормышка актив караш белән яшәүче ханым. Табигать аңа бер­нәрсәне дә җәлләмәгән: мөлаемлылыкны да, зирәк акылны да, киң күңеллелекне дә, затлылыкны да. Шуларга өстәп ул - кайгыртучан бала, үрнәк хатын, гаҗәеп ана, ипле хезмәттәш, кыскасы, заманның эшлекле хатын-кыз өлгесе дә. Мәрхүм әтисе - җир комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә кинәт бакыйлыкка күчкән Фәнис абый Хафизов күпләр күңелендә намуслы, итагатьле җитәкче, үрнәк ата буларак якты эз калдырды. Балаларга 40 елдан артык физика фәненнән белем биргән әнисе Рәисә Абдулла кызы хатын-кызга хас бөтен күркәм сыйфатларны үзендә туплаган, затлы-зыялы ханым. Менә шундый тәртипле, әдәп-әхлак кыйммәтләре югары саналган гаиләдә дүрт баланың иң өлкәне булган Гөлнара да әти-әнисенең мәгънәле, якты тормыш юлын үзенә өлге итеп алган. Ул үзе дә бүген үзеннән кече туганнарына бар яктан үрнәк булып яшәргә омтыла.

Гөлнара Заһидуллинаның финанс-икътисад институтында икътисадчы белгечлеге алып эшли башлавына 15 елдан артык вакыт узган. Баш бухгалтер хезмәтенең никадәр җаваплы булуын, бер тиенгә ялгышса да, баланс чагышмавын аңлатып торасы юк. «Күпләр бухгалтер һөнәрен күңелсез дип саный. Мин һич тә алай уйламыйм. Безнең отчетлар, бухучеттагы гел булып торган үзгәрешләр белән бер дә күңелсезләнеп утырырга вакыт калмый. Аннары бухгалтерның эше актив-пассив, проводкалар, баланслар белән генә чикләнми бит. Чын профессионал бөтен нәрсә белән кызыксынырга тиеш: икътисад белән дә, сәясәт белән дә, закондагы үзгәрешләрне дә күз уңында тоту зарур», -ди Гөлнара.

Сүзләренең хаклыгын ул ирешкән уңышлары белән дә раслый. 2007 елдан башлап «Ел бухгалтеры» республика бәйгесендә катнашып, бюджет өлкәсендә бик яхшы нәтиҗәләр өчен Дипломнар яулый. Ә узган 2015 ел Гөлнара Заһидуллинага иң зур җиңү китерә. Ул республикада «Елның иң яхшы бухгалтеры» булып танылып, 1 дәрәҗә Дипломга ия була. Шул ук вакытта саннар, цифрларга чумып көнозын бер формада башкарыла торган хезмәттә спортның зур терәк, этәргеч булуын яшерми. Әйе, Гөлнара районның спорт тормышында да танылды, аңа бирелгән Мактау кәгазьләре белән танышырга күп вакыт кирәк булыр иде. «Спорт белән чын-чынлап, актив рәвештә шөгыльләнүем 2012 елдан гына башланды, - ди Гөлнара. - Дөрес, ул миңа аңарчы да чит түгел иде. Шушы елдан Республика муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы үтә башлады. Мин әлеге бәйгедә һәр елны җиңел атлетика һәм чаңгы буенча ярышларда катнашам. Спортның бадминтон, волейбол кебек төрләрен аеруча үз итәм». Район чаңгы ярышларында җилләрдәй җитез икәнлеген Гөлнара күп тапкырлар күрсәтте. Әлбәттә, спортта да аңа бухгалтерлык сыйфатлары ярдәмгә киләдер кебек. Чөнки спорт та ныклы исәп-хисапны, төгәллекне, тизлекне, игътибарлылыкны, сабырлыкны ярата. Шөкер, Гөлнарада әлеге сыйфатларның барысы да тупланган. Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк кеше буларак, музыка аның нәфис күңеленә рух-көч өсти. Күңеле моңга тартылганда фортепианода татар, рус, чит ил композиторларының классик әсәрләрен уйный. Еш кына күңел тулы моң уен коралы төймәләренә генә сыймыйча, җыр булып яңгырый.

Гаиләнең уңышы, ныклыгы, бөтенлеге, әлбәттә, хуҗага, хуҗабикәгә бәйле. Гаиләңдә аңлау, таяныч, тулы бәхет тапканда гына яуланасы үрләргә ирешеп буладыр. Гөлнараның иң зур терәге, әлбәттә, гаиләсе. Алар тормыш иптәше Флюз белән ике ул үстерәләр. Сәләтле балалар мәктәбенең V сыйныфында белем алучы Салават ныклап өстәл теннисы белән шөгыльләнә, әти-әнисен яңадан-яңа җиңүләре белән куандырып тора. Биш яшьлек Раязның да киләчәктә яулыйсы үрләре күп әле.

Кыскасы, һәръяклап асыл зат Гөлнара Заһидуллина тормышындагы матур бизәкләрне үз куллары белән булдыра. Ә әлеге бизәкләрнең киләчәктә дә артып торасына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев