Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Илфирны искә алдылар [+фоторепортаж]

Мичән авыл җирлегендә ел төгәлләнеп килгәндә үткәрелә торган волейбол уеннарын яшьләр көтеп ала. Күркәм традициянең спонсорлары - нигездә алар үзләре.

Быелгы ярышларны авылдашлары Илфир Кадыйров истәлегенә багышладылар. Илфир - гап-гади хезмәт кешесе иде. Моннан 50 ел элек Иске Мичән авылында яшәүче Халисә һәм Җәмил Кадыйровлар гаиләсендә туган бала Сабадагы училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Солдат киемен салгач, авылда эретеп-ябыштыручы эшенә өйрәнгән һәм гомер буе шушы һөнәренә тугрылыклы калган. Илфир спортны, аеруча Сабантуйларын яраткан. Көрәшче булган ул. Яшьлек елларында үзе батыр калып алган хисапсыз бүләкләр, Сабантуй тәкәсеннән ясалган шашлыкка ягылган учаклар, тамаклар карлыкканчы җырланган авыл көйләре - аның яшьлеге. Яшьнәп үткән яшьлеге… Әйләнә - тирәдә яшәүче кешеләрнең хөрмәтен яулап, яратып, сокланырлык итеп яшәгән ул. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр чын ир-егетләрчә көрәшкән, яшәүдән туймаган, өметсезлеккә бирелмәгән.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X