Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җимеш агачлары утыртыр вакыт

Май - җиләк-җимеш культуралары, яшелчә утыртыр өчен иң кулай вакыт.

Базарларда үсентеләр сату сәүдәсе җанлы бара. Районлаштырылган, безнең шартларда яхшы үсеп китә, мул уңыш бирә, яхшы кышлый торган сорлар күп хәзер. Әмма кайбер сатучылар безнең климатка яраклаштырылган дип алдап көньяк сортлары саталар. Үсентеләр этикетлардагы язуларга туры киләме - сатып алучылардан документларын сорагыз. Сыйфат сертификатында аның кемгә бирелгәне, культураның исеме, сорты, категориясе, сыйфатлары, товарның сорты һәм тамыр системасының үзенчәлекләре, кәүсә юанлыгы, зыян салучы бөҗәкләр, авырулар, механик җәрәхәтләре һәм карантин объекты турында мәгълүматлар булырга тиеш.

"Россельхознадзор" белгечләре үсентеләр сатуга контроль күзәтү үткәрәчәкләр. Узган ел да сертификатсыз үсентеләр сатуның 29 очрагы теркәлде. Шулай ук үсентеләрне маркировкалауда кагыйдәләрне бозу очраклары булды. Һәр культураның исеме, сорты, ялганышы һәм товар сорты язылган этикеткасы булырга тиеш. Әгәр базарда үсентенең докутеенлары булмаса яки аны сезгә күрсәтүдән баш тартсалар, "Россельхознадзор"ның республика идарәсенә 277-68-29 телефонына яки shn.tatarstan.ru сайтфына хәбәр итегез.

Н.Габдерахманов,

"Россельхознадзор" инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев