Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иминлегеңне сакла!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе боерыгы нигезендә язгы кыр эшләре чорында хезмәтне, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча 23 апрельдән 23 майга кадәр айлык игълан ителде.

Кешенең иң олы байлыгы - исәнлеген саклау. Эш урыннарында үлем һәм имгәнү очракларын булдырмауга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүне күздә тотып, 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Халыкара Хезмәт оешмасыннан алынган мәгьлүматларга караганда, 2011 елда 2,3 миллион кеше хезмәт урынында килеп чыккан бәхетсезлек очрагыннан һәлак булган. Ягъни көнгә уртача 5000 кеше үлгән дигән сүз. Барлыгы 270 миллион бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 160 миллион кеше гарип булып калган.

Республика күләмендә узган ел авыл хуҗалыгы тармагы буенча эш урынында бәхетсезлек очрагыннан 17 кеше үлде, 178 кеше тән җәрәхәте алды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Р.Харисов,

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев