Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Инспекциядә – “Ачык ишекләр” көне

Узган атнада Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясендә физик затлар өчен агымдагы елның "Бердәм ачык ишекләр" көне үткәрелде.

Бирегә билгеләнгән көннең беренче сәгатьләрендә үк дистәләгән кешене кабул иттеләр. Килүләренең сәбәпләре төрледән-төрле иде. Әйтик, Кукмарадан килгән Гөлназ укыган өчен кеременнән салым чигерүләре ясатырга ниятләгән. "Бик яхшы кабул иттеләр. Елмаеп каршы алдылар. Сезгә нәрсә белән ярдәм итә алабыз, диделәр. Безгә булган мөгамәләләре бик ошады. Гел шулай булсыннар ",- диде читтән торып белем алучы студент кыз. Шәмәрдәннән Алмаз исемле егет исә автомобилен саткан булган. Ул моның өчен декларацияне инспекциядә холлга куелган компьютерда үзе тутырды. Аңа салым инспекторы А.Мөбарәкҗанов ярдәмгә килде. Гомумән, "Ачык ишекләр" көнендә компьютерда декларация тутырырга өйрәнүчеләр күп булды. Алар әлеге чараны оештырылуыннан канәгать калдылар һәм салым законнарын гел шулай ихтирам итәчәкләрен белдерделәр. Теләүчеләр гариза язып "Личный кабинет налогоплательщика" сервисына керү өчен пароль дә алдылар. Бу исә физик затларга салым объектлары, түлисе салымнары турында инспекциягә барып йөрмичә дә мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

Декларация кампаниясе чорында инспекциядән болай да кеше өзелми. Әмма "Ачык ишекләр" көнендә физик затларга караш бөтенләй икенче иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, инспекция декларация кампаниясен уңышлы гына төгәлләп килә һәм сан ягыннан узган елгы дәрәҗәдә булыр дип көтелә. Соңарганнар әле, 30 апрель ялга туры килү сәбәпле, декларацияне 2 май көнне тапшыра алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев