Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Интерпол да ярдәмгә килгән

Сишәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында 2013 ел оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде. Төп хисапны бүлек башлыгы Васил Исмәгыйлев ясады, аны полиция начальнигы Илшат Зарипов, участок вәкаләтлеләре җитәкчесе Сәйдәш Латыйпов, прокурор Рөстәм Сәлахов тулыландырды. Чыгышлардан күренгәнчә, бүлек үз алдына куелган бурычларны үтәгән,...

Сишәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында 2013 ел оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде. Төп хисапны бүлек башлыгы Васил Исмәгыйлев ясады, аны полиция начальнигы Илшат Зарипов, участок вәкаләтлеләре җитәкчесе Сәйдәш Латыйпов, прокурор Рөстәм Сәлахов тулыландырды. Чыгышлардан күренгәнчә, бүлек үз алдына куелган бурычларны үтәгән, криминоген вәзгыятьтә тотрыклылыкка ирешелгән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимегән. Ә кылынганнарының 90 проценты ачылган. Әлеге күрсәткеч буенча Саба районы республикада, Сарманнан кала, 2нче урында бара. Ел ахырында гына бүлек хезмәткәрләре тагын 4 җинаятьченең эзенә төшкәннәр. Кеше ышанычын яулап, кәрәзле телефон аша мошенниклык итү белән бәйле һәм әлегә бу категориядәге ачылмаган җинаятьләрнең очы хәтта чит илләргә барып тоташа. Былтыр районда наркотикларга кагылышлы 6 җинаять фаш ителгән. Әмма шушы кыңгыр эштә гаепләнүчеләргә шәһәрдә наркотик матдәләр саткан курьер тотылмаган һәм ул, мөгаен, әле дә җинаятьчел гамәлләрен кыладыр. Тикшерүчеләр аны эзләүне дәвам итә. Васил Исмәгыйлев үзенең чыгышында икътисадый җинаятьләрне ачыклау максатында күрелгән чараларга да тукталды һәм бу өлкәдә эшне тагын да активлаштыру кирәклеген искәртте. Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын булдырмау да шуны ук сорый. 2013 елда урлашкан ике яшүсмер җинаять җаваплылыгына тартылган, балалары төнлә йөргән өчен 80 ата-анага административ беркетмә төзелгән. "Үсмерләрнең хокук бозуларын профилактикалау өлкәсендә эшне күпкә яхшыртасы бар. Кайтып та керергә тиеш түгел сез",- дип таләп куйды бүлек начальнигы балигъ булмаганнарның эшләрен тикшерү инспекторларына.

Киңәшмәдә терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатында күрелгән чаралар турында да сөйләштеләр. Бу уңайдан миграцион агымнарны контрольдә тотуга нык игътибар ителгән. Былтыр районга килүче чит ил гражданнарының (алар исә 300дән артык) 286 сы интерпол аша да тикшерелгән. Теркәлү режимын бозу фактлары буенча 78 административ беркетмә төзелгән. Чыгыш ясаучылар террорчылык, экстремизм күренешләре кайдадыр читтә, бездә түгел дип тынычланырга ярамаганлыгын ассызыкладылар. Район башлыгы Рәис Миңнеханов әйтүенчә, бу өлкәдә профилактика аеруча мөһим. Дәгъват юлында йөрүчеләрнең кайберләре беркайда да эшләми, рәсми керем чыганак­лары булуы шик тудыра, шуңа күрә аларны кем финанаславын ачыклау да кирәк. Район башлыгы шулай ук "идән астыннан" аракы сатучыларга карата да катгыйрак чаралар күрергә чакырды. Алар халыкка билгеле, шуңа күрә мондый күренешләргә чик куелмый икән, авыл җирлекләре башлыкларына һәм участок вәкаләтлеләренә дә җавап тотарга туры киләчәк.

Рәис Миңнеханов мәктәпләрдә полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген ачып бирә торган түгәрәкләр оештыру мәсьәләсенә дә җитди карарга чакырды. Бу юнәлештә балалар белән эшләү методикасын уйлап бетерергә кирәк. "Район сайтының хокук саклау органнары бүлегендә хәбәрләрегез аз, эшегез күренми. Эшне аны күрсәтә дә белергә кирәк",- диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев