Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иртән торсаң, эш пешә [+фото]

Бу якшәмбедә торак-ком­муналь хуҗалыгы хез­мәт­чәннәре һөнәри бәй­рәмен билгеләп үтә. Көн­күрешебез шушы тармак белән нык бәйле булгач, бер елны да игътибарсыз калдырмыйбыз үзләрен.

Быел да җитәкчеләр һәм эшчеләр очраштык. Саба күптармаклы җитештерү пред­приятиесенең чүпне пресслап төйи торган "КамАЗ" машинасын йөртү­че Алмаз Солтанов белән эш­че Расим Закирҗановның административ бина янәшә­сендәге урамда эшләгән вакытына туры килдек. Көнкүреш калдыклары контейнерда булса, хезмәт­ләре җайлы бара егетләрнең. Әгәр чүпне кырыйга ташлап китсәләр, Расимга көрәк һәм кулларын да эшкә җигәргә туры килә, графиктан чыгалар. Ул инде 12 ел контейнерлар янында түгелеп-чәчелеп ятучы, этләр һәм мәчеләр тараткан калдыкларны җыеп тутыра, чыгарган чүпкә карап кайсы урамда-йортта кемнең ничек яшәгәненә кадәр белә. "Әйтергә уңайсыз әйберләр дә түгәләр кайчак, менә шунысы булмасын, хезмәтебезне их­тирам итсеннәр иде. Калганына түзәбез, иртәнге 6дан кичке 5кә кадәр эшлибез",- ди Расим. Алар былтыр Саба эченнән генә дә 12290 кубометр чүп чыгарып полигонга урнаштырганнар. Коммуналь хезмәттә иң читене - иртә тору. Маши­на­да 12 ел эшләүче Раил Гый­мадиев та шулай ди. "Әмма көн саен 4тә уя­на башлагач, ияләнәсең икән. Кайчак отпускага чык­кач та шул вакытта уянып, өйдәгеләрне апты­ратып йөри башлыйсың. Күнегелгән гадәт үзенекен итә",- ди ул. Җәй көне Раил­нең кар чистарту тех­никасы су сибүче машинага әйләнә. Саба урам­нарында утыртылган агачларның корымыйча үсеп китүе - аның тырышлыгы. Рәмиз Гәрәевның автогрей­де­р­ына да җәй көне эш бет­ми. Авыл урамнарын кыр­дырып тигезли, юл эшен­дә катнаша. Кыш көне юл кырына калдырылган автомобильләрнең карны көрә­тергә комачаулавына борчыла Рәмиз. Коммуналь хуҗалык грейдерчы­лары­ның хезмәтен бәяләп бетер­мәүчеләр дә, капкадан чыгу юлына кар өеп кит­кән өчен каршыларына көрәк күтәреп чыгучылар да бар икән.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев