Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иштуганда яшәүче Камәрия Хаҗи кызы Һадиевага - 90 яшь [фоторепортаж]

Иштуганда яшәүче Камәрия Хаҗи кызы Һадиева - гыйнвар аенда 90 яшен тутырган тугызынчы кеше. Чәбки-Саба авылында туып-үскән ветеранның күңелендә сугыш чоры ачлыгы-ялангачлыгы белән бергә вагон төяү, урман кисү, хәлсез килеш иген уру белән дә уелып калган.

Алар 1965 елда ире - заманының алдынгы карашлы кешесе, бухгалтер булып эшләүче Хәмит Һадиев белән Иштуганда төпләнәләр. 40 ел имин, тату тормыш итеп, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга киткәнче Камәрия Һадиева Иштугандагы Түбәнге складта хезмәт куя. «Әни гомере буе бик тырыш булды, эшсез яши алмады, бүген дә тик торырга яратмый, хәрәкәтләнергә кирәк дип, капка төбендәге карларны да үзе көри», -ди кызы Сания. Камәрия әби бүген үзенең җыйнак өендә, якында гына яшәүче кызы Сания апа гаиләсе тәрбиясендә гомер итә. Илгә-җиргә иминлек, балалары, 11 оныгы, 18 оныкчыгы исәнлеге-саулыгын сорап көн дә дога кыла. Унынчы дистәсен ваклаган тыл ветеранын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды. Юбилее уңаеннан социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Иштуган авыл җирлеге башлыгы Ренат Галиәхмәтов та изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев