Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы Иске Мичәндә булган янгын йортны түбәсез калдырды

Эссе көннәр янгын чыгу куркынычын нык арттыра. Әйтик, 30 июльдә кичкә таба Иске Мичән авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә йорт түбәсенә ут каба.

Ирекле янгын сүндерү дружинасының тиз килеп җитүе аркасында гына зур янгын булмый кала. Шулай да түбәгә зур зыян килә, аны алыштырырга туры киләчәк. "Янгын чормадагы төзек булмаган электр чыбыгыннан килеп чыккан. Кызу көннәрдә янгын куркынысызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә игътибарны аеруча көчәйтергә кирәк. Каралты-куралардагы җәй көне кирәге булмаган ут чыбыкларын розеткадан аерып торырга, мунча мичләренә артык эссе итеп якмаска, ачык уттан файдаланмаска кирәк",- дип киңәш итә Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин.

Иминлек үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев