Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Искечә яңа ел каршыладык

13 санын яратмыйбыз, куркабыз һәм шикләнәбез. Һәм бары тик 13 гыйнварга гына сөенәбез. Чөнки бу көнне генә янәдән бар халык Яңа елны каршылый!

Ә безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә. 13 гыйнвар кичендә дә үзәк мәйданга куелган чыршы янында Саба халкы гөр килеп искечә яңа елны каршы алды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәребез берсеннән-берсе матур җырлар, күңелле уеннар белән халыкны ял иттерде. Бәйрәм чарасына җыелган олысы, кечесе дә рәхәтләнеп биеде, күңел ачты ул көнне. Уеннарда катнашып, өйләренә бүләк белән кайтып китүчеләр дә булды. Чыршы тирәсенә җыелган халык яңа ел имин булсын, байлык-муллык алып килсен, дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба яңа ел

2
X