Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җитмеш биштә дә җитәкче

Күңелең, йөрәгең кушмаган хезмәтне 50 ел башкарып, аннан һаман да аерыла алмый яшәп буламы?

Була, ничек кенә була әле... Югары Утар балалар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев әнә шундый бөеклеккә иреште. Җитмеш биштә дә заман белән атлаучы җитәкче һәм югары хезмәт нәтиҗәләре белән башкаларга үрнәк булып, һаман алга һәм яңалыкка омтылып яшәүче легендар шәхес булып калды Имаметдин Гәрәй улы.

Быелгы cоциаль хезмәткәрләр көне аның өчен аеруча дулкынландыргыч булды. И.Гәрәев "Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре" исеменә игълан ителгән конкурста 1 урын яулап, "Социаль өлкәдә озак эшләгәне өчен" махсус премиясе белән бүләкләнде. Тантананың тагын да зуры - 6 июнь көнне Мәскәү шәһәре Кремльнең Съездлар сараенда узды. Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан уздырылган чарада авыл җирлегендә социаль ярдәм күрсәтү эшендә югары күрсәткечләргә ирешкәне һәм "Социаль өлкәдә озак еллар эшләгәне өчен" номинациясендә 1урын яулап, махсус премия һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Югары дәрәҗәгә ирешкән өч татарстанлының берсе булды Имаметдин Гәрәев. Тантанада министр урынбасары Александр Пудов үзенең дә Татарстанның Яшел Үзән районыннан булуын һәм якташлары белән горурлануын яшерми.

- Әлеге тантананы алып баручы, "Россия-1" каналы тележурналисты Казан кызы Фәридә Корбангалиева сәхнәдән минем 50 ел бер урында эшләвемне игълан иткәч, нинди кеше икән бу дип, сәер кешегә караган кебек күзәттеләр. Мин күңелем кушканны гына эшләдем, дан-дәрәҗәгә ирешәм дип хыялланмадым, - ди Имаметдин абый. Әйе, хезмәтеңә күрә хөрмәтең күп еллар узса да, югалмый. Аның исеме "Лучшие люди России" дип аталган гомумроссия энциклопедиясенә кертелгән.

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты дип әйтүгә, күңелне аңлатып булмаслык сагыш биләп ала. Бу үзенчә аерым башка, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган дөнья. Монда эшләү өчен Имаметдин Гәрәевич кебек олы йөрәкле булу кирәк. Биредә тәрбияләнүче 82 баланың 34е урын өстендә генә ятып тора. Әмма әлеге балаларның киләчәге өметсез дип язмыш хөкеменә сылтап, интернат тормышын үз агымына кую мөмкин эш түгел. Тынгысыз җитәкченең һәр адымы карашы билгесезлеккә төбәлгән балаларны күпме булса да тормышка кайтарырга юнәлдерелгән. Инновацион технологияләрнең заманча тернәкләндерү чаралары елдан-ел ныграк кулланышка керә. Мәсәлән, хәрәкәтсез балаларга йөрү күнекмәләре тудыруга җайлаштырылган "Атлант" дип аталган махсус костюмнар ярдәмендә 3-4 бала аз-азлап аякка басарга өйрәнгән. Дәвалау физкультурасы, массаж, электро-физиодәвалау (14 төрле җылылык ярдәмендә дәвалау), ванна, бассейн, тренажер залы, компьютер классларында балалар мөмкинлекләренә карап шөгыльләнәләр. 18 яшькә җиткәч балалар психик интернатларга озатылалар. Әмма биредә тәрбияләнгән балалар белән элемтә өзелми, һәр елны җәй көне балалар туган йортына әйләнгән Югары Утар интернат-йортына килеп, хезмәткәрләр белән сагынышып очрашып, концертлар куеп китәләр. Быел да мондый очрашу июль аенда планлаштырыла. "Миңа һәрберсе якын, күңелдә үзенең урынын алып кала ",- ди Имаметдин Гәрәевич. 11 июнь көнне социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Корстон"да узган чарада Президент белән янәшә утырдык. Бәйрәмдә кайчандыр бездә тәр­бияләнеп киткән балалар да чыгыш ясады. Барысын да танып, алар өчен куанып утырдым. Чөнки бездә ачылган сәләтләрен югалтмаганнар, бер егетебез коляскада утырган килеш бик матур бии иде, аны күреп сөендем. Алсу исемле кыз бездә тәрбияләнгәндә "Бал бию"ен өйрәнгән иде, концертта да шул биюне башкарды. Шуларны күреп, "үземнекеләр" дип шатланып кайттым. Минем иң төп теләгем - һәр бала әти-әнисен табып, гаиләдә үссен иде. Шунысы игътибарга лаек: үзләренең гаиләләрендә авыру балалары булуга карамастан, тагын бер баланы сыендырырлык мәрхәмәтле затлар да очрап тора. 2011 елда Ирландия гражданнары бер кызны тәрбиягә алып киттеләр. 2012 елда ике авыру баланы шулай ук гаиләгә алдылар. Күптән түгел генә бездә тәрбияләнгән кызны әтисе Әлмәт шәһәренә алып китте. Мин бу балаларның гаиләләргә урнашуларына бик куанам. Әмма тәрбиягә алынган балалар белән элемтә өзелми, тормыш шартлары күз уңында тотыла".

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев